ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Аларнын искиткеч матур, кочле, монлы тавышлары авыл халкына бик ошады. Шулай ук элеге ансамбльда узебезнен якташыбыз Нина Елизарова катнашуы да соендерде. Ансамбльдан тыш аерым жырчылар, биючелэр чыгышы концерт программасын  тагын да ямьлэндерде. Олы Нырсы авылы халкы курше авыллардан килгэн тамашачылар катнашучыларга зур рэхмэтлэрен житкерделэр.
Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы.

Күргәзмәгә авторның әсәрләре куелды. Шулай ук китап укучылар игътибарына авторның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  презентация дә тәкъдим ителде.

Конкурста ата-аналар барлык көчләрен һәм фантазияләрен эшкә җигеп, балалары белән берлектә эшкә тотындылар. Һәм менә санаулы көннәр эчендэ бакчабыз тирәсен әкияткә әйләндерделәр дә куйдылар. УМК буенча каралган әкият һәм мультфильмнардагы төп геройлар хәзер безнең бакча янәшәсен бизиләр. 
23 май көнне  Теләче урта мәктәбендә  “Соңгы звонок” бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар:Теләче мунициапаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, башкарма  комитет  җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче  Р.Р. Нуруллин, Мәгариф һәм фән министрлыгы  хезмәткәре Г.М. Шаяхметова, “ Барс Медиа”компаниясе  җитәкчесе  М.М. Гараев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, әти –әниләр һәм укытучылар катнашты. 

Әлеге бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре һәм бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Бәйрәм ахырында чыгарылыш сыйныфы  укучылары көче белән әзерләнгән, мәктәп тормышы турында фильм күрсәтелде.Соңыннан әти-әниләр һәм килгән кунаклар чәй табыны артына чакырылды.

Укучыларны бәйрәмнәре белән укучылар, укытучылар һәм әти-әниләре  котлады.

       Афәрин, укучылар! Без сезнең БДИны  уңышлы тапшыругызны телибез! Ак юллар сезгә,бәхетле булыгыз!

Соңгы кыңгырау – укучыларның яраткан бәйрәме. Аны чыгарылыш имтиханнары алдыннан үткәрәләр. Бу бәйрәмдә кечкенә сыйныфлар да, урта сыйныфлар да һәм укытучылар, әти-әниләр дә катнаша. Тантаналы өлеше директорның чыгышы белән башланып китте. 
Егерме икенче май көнендә Олы Нырсы урта мәктәбенең 7, 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә оештырылган World Skills Russia 2015 исеме астында үткәрелүче Өченче милли һөнәри осталык чемпионатына экскурсиягә бардылар. 

Тирә-якны яшелләндерү максатыннан Түбән Саурыш башлангыч мәктәбе территориясенә җиләк-җимеш  һәм башка агач  үсентеләре утыртылды. Укучылар бу үсентеләргә даими су сибеп,аларның үсешен күзәтеп торачаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International