ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2015 ел
сишәмбе
Бу изге урынның тарихы белән таныштылар, изге чишмә суыннан авыз иттеләр. Шулай үк безнең төбәк бөҗәкләре һәм үсемлекләре турында “Кем? Нәрсә? Кайчан?” уенында катнаштылар. 

  Бәйрәмдә авыл клубында узучы мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар бүләкләнде.  

Менә уку елының соңгы көннәре дә якынлашып килә. Безнең Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары яңа мәктәптә 1 ел буе тырышып укыдылар. Мәктәпнең тирә-ягына чәчәкләр утырттылар. Быел яңа мәктәпнең беренче чыгарылышы. Мәктәпне 4 укучы тәмамлады. Алга таба алар укуларын Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә дәвам итәчәкләр.Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме дә бик матур итеп  оештырылды. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да булган бу  бәйрәмгә әти-әниләр, авыл халкы, "Тамчы" балалар бакчасыннан кунаклар килде. 
Аларның искиткеч матур, көчле, моңлы тавышлары авыл халкына бик ошады. Шулай ук әлеге ансамбльдә үзебезнең якташыбыз Нина Елизарова катнашуы да сөендерде. Ансамбльдан тыш аерым җырчылар, биючеләр чыгышы концерт программасын  тагын да ямьләндерде. 

Башка еллардан аермалы буларак фестивальдә  рус халык җырлары белән бергә сугыш еллары җырларын да башкарылды.

  Бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте. 

21-22 май көннәрендә, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе базасында, WorldSkills Russia 2015 ел, дип исемләнгән  халыкара информацион үзәк кысаларында, техник иҗат буенча күргәзмә оештырылды. Балалар иҗат үзәгенә йөрүче укучылар үзләрен бик яхшы яктан күрсәттеләр. 

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бибарс авылы эчендә татар өен бик матур итеп бизәделәр, элеккеге заманнардан калган йола - сарык йонын эшкәртү күренешен тәкъдим иттеләр. Бу ярыш дәвамында, 19 майдан 24 майга кадәр, килгән кунаклар белән аралашып, үзебезнең милләтебезнең йолларын күрсәтеп, йоннан бәйләнгән бәйләнмәләрне сатып, сувенирларны бүләк итеп кайттылар.
25 нче май көнне  Теләче урта мәктәбендә  дүртенче сыйныф укучылары өчен “Сау бул, башлангыч мәктәп” бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә башлангыч сыйныф   укучылары, әти – әниләр, укытучылар һәм мәктәп администрациясе катнашты. 
Шул максаттан Максабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Максабаш башлангыч мәктәбендә  еш булалар. Менә бүгендә алар  мәктәптә узучы “Соңгы кыңгырау” бәйрәменең көтеп алынган кунаклары. Абый-апаларын котлап шигырьләр сөйләп,  мулла Фатыйх бабайлары биргән күчтәнәчләрне алып, бәйрәмнән шат күңел белән кайттылар.
Олы Мишә урта мәктәбеннән 11 укучы бу тестны үтте. Нәтиҗәләрдән билгеле булганча,  6 укучы  “5”ле , ә 5 укучы “4”ле билгесенә эшләгән. Укучыларга алда тапшырылачак  имтиханнарда да зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International