11апрель көнне теләче авылының “Эрмитаж” кафесында 2014 елгы хоккей буенча чемпионатаның чемпионнарын тәбрикләү тантанасы булды. Безнең Теләче егетләре менә инде өченче ел рәттән авыл командалары арасында Татарстан Республикасы чемпионнары булып калдылар. Аларны тәбрикләүдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Мирсаетов Айдар Газиз улы катнашты.
Әбде мәдәният йортында авыл яшьләре белән берлектә волейбол буенча ярыш уздырдылар. Ярышта авыл яшьләре командасы һәм югары сыйныф укучылары катнашты.