ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Әлеге сәгать ярдәмендә батырлык, бурыч, намус, җаваплылык, әхлак турында күзаллау формалаштыру, патриотизмнан башка Россияне яңадан торгызу мөмкин түгеллеген аңлату иде. Китапханәчеләр балаларга Ватаныбыз тарихының героик һәм фаҗигале битләре белән таныштырдылар. Ветераннарыбызга, хәрбиләр, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү, һәлак булган геройларның исемнәрен мәңгеләштерү кирәклеген аңлатырга тырыштылар, шулай ук яшь буында Ватанны саклауга әзерлек формалаштыруга ярдәм иттеләр.

Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар куелды. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә, әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә  саклана.  

Әлеге чарада китапханәче Георгий тасмасының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, нәкъ менә Георгий тасмасының Җиңү символы һәм бу ике төснең ни икәнлеген аңлатты. Чарада катнашучыларның һәрберсе 9 майда күкрәгендә горурлык белән йөртеләчәк Җиңү символын ясадылар.

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара.


9
май, 2025 ел
җомга

Сезне бөтенхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында

Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Җиңү көне – Ватаныбыз өчен чын мәгънәсендә бөек һәм

иң кадерле бәйрәм, тарихыбызда әһәмиятен беркайчан да

югалтмый торган изге көн. Бу көн гомумхалык бердәмлеге,

ата-бабаларыбыз намусы һәм даны тантанасына, чиксез

рәхмәт хисләре, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символына

әйләнде.


8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 8 май көнне Баландыш авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл халкы митингка килгән иде, чөнки һәр кеше өчен Җиңү көне иң әһәмиятле, кадерле бәйрәм. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел узды, әмма бу куркыныч вакыйгалар турындагы истәлекләр әле һаман да күңелне тетрәтә һәм күз яшьләрен китерә.


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

«Георгий тасмасы» —  ул хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы! Бу акция быел аеруча әһәмиятле, чөнки илебез белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклау максатыннан үткәрелә.

Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән 6 нчы май көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә балалар арасында «Без тынычлык яклы» дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.

«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турындагы балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә укуга ярдәм итү, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү буенча зур күләмле чара.    

Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала. Сугыш чоры балалары тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар. Безнең, яшь буынның, Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк! Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиеш. Ветераннарның исән чагында кадерләрен белик. Шуны истә тотып, 6 май көнне Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының хәлләрен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International