Бу чарада 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Аларга бу вәхшилек турында сөйләнде һәм Бөек Җиңүнең нинди ачы югалтулар хакына ирешелүен тагын бер кат искә төшерелде.
Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья нацистларның вәхшиләрчә акцияләренең корбаннары алдында баш ия.27 нче гыйнвар көнне Үзәк авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдылар. Фашизмның күп санлы корбаннары, яһүдләрнең үлем лагерьларында күпләп юкка чыгулары турында сөйләделәр. Соңыннан буклетлар тараттылар.
Без буген Шәдке балалар бакчасында ,зурлар төркеменә йөрүче балалар белән аш пешерү булмәсенә экскурсия ясадык. Балалар узләре ашый торган тәмле ашларның,боткаларның кайда пешүен күрделәр, повар Гөлнирә апалары аларга тәмле ризыкларны ничек пешерүен аңлатып китте. Балалар чиста – пөхтә аш булмәсеннән бик шатланып кайттылар.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы өлкәннәребезгә кызыклы, мавыктырырлык баш ваткычлар чишү чараларын үткәрделәр. Безнең өлкәннәр бик теләп ребуслар һәм сканвордлар чиштеләр. Төрле басма «башваткычлары», шулай ук татар һәм рус телләрендә «үз куллары белән» төзелгән башваткычлар белән кулландылар. Даими кроссвордлар чишү баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшырта. Әлеге чара Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган һәм кварталга бер тапкыр план нигезендә үткәреләчәк.
Язучының юбилеена һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап Шармыш авыл китапханәсендә «Я писатель - в этом мое призвание» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде, анда язучының тормыш юлы һәм иҗаты турындагы китаплар тәкъдим ителде. Ахырда язучының әсәрләре буенча «Сказки воспитывают в нас...» дип исемләнгән әдәби уен да үткәрелде.
“Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар”дип исемләнгән шигырь сөйләү бәйгесенә Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре һәм берләшмәгә йөрүче балаларның видеоязмаларын тапшырды.
Быел да ярышлар 27 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр барды. Ачылу тантанасында балалар спортчылар антын әйттеләр, алар гадел ярышырга, көндәшләрен хөрмәт итәргә, кагыйдәләрне үтәргә һәм судьяларның карарларына буйсынырга вәгъдә бирделәр, ә судьялар, үз чиратында, гадел булырга ант иттеләр. Бәйрәм чарасы командаларның тантаналы парады белән ачылды, аларның һәркайсының үз исеме, девизы һәм эмблемасы бар иде. Барлык командалар да үҗәт, җитез, көчле иде. Алар спортның барлык кышкы төрләрен дә башкарып чыктылар. Бигрәк тә хоккей , чаңгы ярышлары, «күңелле стартлар» бик кызыклы булды, балаларның кәефләре күтәрелде, көчләре артты.
27 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Холокст – больше никогда" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.
Шул уңайдан китап укучыларда, балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Алан авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә башлады. 26 гыйнвар көнне ”Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Туган телгә - урын түрдә”дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар өчен китап күргәзмәсе, рәсем конкурсы, татар язучыларының әсәрләре буенча уен-квест оештырылды.
"Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә батырлык дәресе үткәрелде. Укучыларга “Ленинград блокадасы” исемле презентация күрсәтелде. Фашизмның илебезгә китергән иң зур фаҗигәләрнең берсе безнең хәтердә мәңге сакланыр! Дөньялар тыныч булсын, сугыш уты кабат кабынмасын!!!