3 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан “Тел күрке – сүз” дип исемләнгән мәкальләр кичәсе үткәрделәр.
Айдар авыл китапханәсе Свердловск өлкәсенең Талица районы китапханәсе игълан иткән “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизаннарының батырлыгына багышланган. Сугыш турында хәтерне сакларга, аның геройлары турындагы китаплар ярдәм итә. 2 февраль көнне китапханәче Фаляхова А. "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Зур сугышның кечкенә геройлары" исемле әдәби-патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында «Партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, алдан сайлап алынган Л.Кассильнең «Улица младшего сына», Ә.Шамовның «Соры мәче», Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары» китаплары кычкырып укылды, Әсәрләрне укыганда, яшьтәшләре булган партизан-балаларның сугыш вакытында геройларча, олылар белән беррәттән, үзләренең гомерләрен дә аямыйча, дошманны җиңүгә зур өлеш кертүләре акциядә катнашучы балаларны бик тәэсирләндерде.
Теләче урта мәктәбендә Ленинград блокадасына багышланган дәрес үтте.
Китапханәче укучыларга Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык һәм салкынлык, «блокада икмәге», Ладога күле аша «Дорога жизни» юлы төзелеше, Совет сугышчылары - Ленинградны саклаучылар турында сөйләде. Укучылар игътибарына «Блокадалы Ленинград» буклеты тәкъдим ителде.
Чарада өлкән сыйныф укучыларына, Алан авылы китапханәчесе Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның Холокост дип аталган җинаятьләре турында сөйләде. Презентация һәм махсус әзерләнгән тематик альбом укучыларга бу датаның үзенчәлеген һәм килеп чыгу тарихын аңларга ярдәм итте.
2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Үзәк авыл китапханәсендә “2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Шул уңайдан 28 нче гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Туган тел" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада төрле биремнәр, уеннар, конкурслар бар иде. Мәсәлән, "Тыныш билгеләре турында табышмаклар","Мәкаль белгечләре", " Дөрес сөйлә!” һәм башкалар.
Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья нацистларның корбаннары алдында баш ия. Бу көнне Үзәк авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүдләрнең үлем лагерьларында күпләп юкка чыгулары турында сөйләделәр. Соңыннан буклетлар тараттылар.
27 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дигән исем астында китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгатендә китап укучыларга 29 айга сузылган бу камалыш турында язылган китаплар, геройлар турында сөйләнде, интернет ресурслар кулланып шушы темага багышланган презентация күрсәтелде.
Шул вакыт эчендә районыбыз үзенең икътисадын ныгытуга иреште, халыкның көнкүреше уңай якка үзгәрде, социаль һәм мәдәни шартлар яхшырды. Районыбызның нигезе нык һәм киләчәге өметле. Шәтке авылы китапханәсендә “Теләче районының яңадан оешуына 30 ел” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәгә районның тарихы, бүгенгесе турындагы китаплар, якташ язучыларыбызның әсәрләре куелды.