ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бу көнне Үзәк мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Иртәгәсе көнгә ышаныч белән» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Балаларны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган, тормыш авырлыкларын җиңеп, җәмгыятькә файдалы нәрсә дә булса эшләргә тырышучы танылган кешеләр турында сөйләү кызыксындырды.

Шул унайдан Максабаш авылы китапханәсендә «Дусты барның салкын кышлары юк…» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә күбесенчә аяныч язмышка дучар булган язучы Фәнис Яруллинның китаплары урын алды.  Шулай  ук, газета-җурнал битләреннән алынган, төрле авыруларын җиңгән кешеләр турында да  материаллар урнаштырылды.

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне ” дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең  шигырьләре кычкырып укылды, китапларына  күзәтү ясалды.

Чөнки өлкәннәр  мондый игътибарга бик лаек һәм һәрвакыт китапханәчене түземсезлек белән көтеп алалар. Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелгән әлеге чараның исеме «Согреем ладони, разгладим морщинки» дип аталды. Уңайлы шартларда мөмкинлекләре чикле китап укучыларыбыз “Татарстан” журналы, “Вестник ЗОЖ” газетасы, “Приусадебное хозяйство”, “Домашний доктор” журналларындагы хәбәрләр һәм дөньядагы яңалыклар белән таныштырылды. Алар белән җылы әңгәмә корылды.

«Добра идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан 4  декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның ин күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Ибраһимовлар гаиләсендә булдылар. Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.

С этой целью работники культуры Средняя  Меша провели исторический час на тему «Билгесез солдат истәлегенә”.

3 декабрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре сыйныф җитәкчесе белән берлектә,  укучыларга  Билгесез Солдат көне уңаеннан «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез»дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, совет кешеләренең үлемсез батырлыгы һәм сугыштан кайтмаучылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаулары турында сөйләделәр. Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп.

Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шул уңайдан , Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә,  “Исемең синең билгесез, батырлыгың - үлемсез» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Укучыларга бу датаның тарихы , сугыш кырларында хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турында сөйләнде, С.Хәкимнең “Йолдыз”,  М.Кәримнең “Билгесез солдат” шигырьләре кычкырып укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International