ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

 


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Әлеге ярышларда Теләче алдынгылары читтә кала алмады, алай гына да түгел, шәһәр егет-кызлар командалары арасында зур җиңүләр яулады. Аларга алга таба да уңышлар телибез!

28 нче ноябрь көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 32 ел тула.
Әлеге еллар эчендә күпме эш башкарылган! Район үзәге өр-яңадан төзелде, киңәйде, шәһәр төсен алды. Мәктәп, мәчет, спорт биналары, күпләгән яңа йортлар, социаль объектлар, административ биналар калыкты. Урамнарга асфальт түшәлде. Юллар тәртипкә китерелде. Бу казанышлар – республикабызда алып барылган дөрес сәясәт һәм республикабыз җитәкчелегенең районыбызга күрсәткән олы ярдәме нәтиҗәсе.

25 ноябрь көнне Иске Җөри авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган "“Әнием кочагы –изгелек учагы”. дип исемләнгән бәйрәм кичәсе  булып узды. Концерт программасы җыр һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Әниләрне хөрмәтләү йөзеннән  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Онытма, җәннәт Ананың аяклары астында” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә чакырулы иде.

Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә яшьләр өчен  хокукый белемнәр сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләр авыл клубы мөдире әзерләгән ситуацион уен-әңгәмәдә катнашып, викторина сорауларына җавап эзләделәр, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Чара ахырында аларга китапханәче әзерләгән «Хокук законнары белән яшәү» дип исемләнгән буклетлар тапшырылды.

Күкчә авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында татар милли баш киеме ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче татар кызларының борынгы заманнарда татар милли баш киемнәре киеп йөрүләре һәм бу баш киемнәренең нинди мөһим булулары турында сөйләде. Бу чарада «Оста куллар» һәвәскәр берләшмәсенә йөрүче балалар милли баш киеме ясарга өйрәнделәр. Шулай ук, мастер класста катнашучыларның эш күргәзмәсе оештырылды. Мондый мастер-классларны үткәрү авыл китапханәсе өчен традициягә әверелде.

26 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан Урта Мишә авылы клубында, китапханә белән берлектә “Әниләрне чәчәкләргә күмеп,  һәммәсенә һәйкәл куярлык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм концерты матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Авылыбызның уңган һәм белемле әниләре үзләренең көчләрен “Башваткыч” уенында сынады. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күнелле узды һәм чәй табыны артында дәвам итте. Килгән тамашачы кичәдән кәеф күтәренкелеге белән таралышты.

Үз иҗатын ул лирик шигырьләрдән башлый, юмор-сатира жанрында эшли. Ләкин иң зур популярлыкны аңа балалар өчен әсәрләр алып килә. Шагыйрь тарафыннан басылган илле китапның утызга якыны балаларга адресланган. Шәүкәт Галиев күп кенә әдәби бүләкләр һәм исемнәр иясе. Яшь укучыларны аның иҗаты белән таныштыру  уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре "Ак каен" балалар бакчасында кунакта булдылар.  Язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар.  Балалар да Шәүкәт Галиев язган шигырьне яттан сөйләделәр.

Китапханәдә даими рәвештә осталык дәресләре үткәрелә, анда төрле яшьтәге укучылар күп яңалык белә, үз сәләтләрен күрсәтә һәм ял итүләрен төрлеләндерә ала. 25 ноябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында ачык чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International