ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 нче елның 28 гыйнварында  «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005-2008 нче елда туган егетләр арасында корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеген уздырды. 5 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 13 команда, 102 укучы катнашты.

27 гыйнварда Яшел Үзәндә "А.С.Пушкин  исемендәге 9 нчы лицей"  базасында XIII Республика Онегин  укуларының турыдан-туры этабы узды. Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Гыйләҗиева Зәлинә(Җитәкчесе Хузина Г.Ш.) тикшеренү проекты белән чыгыш ясап ,III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Олы Мишә урта мәктәбе базасында “Юл-транспорт травматизмын кисәтү” темасына чираттан тыш ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәктәп директоры Сәйлән Нәгыймовна Һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Эминовна балалар белән булган юл фаҗигаләре һәм аларны булдырмау турында эчтәлекле чыгыш ясадылар.

27 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Ленинград блокадасы битләреннән» исеме астында тарихи сәгать үткәрелде (1944 елда Ленинград блокадасы өзелү хөрмәтенә). Биредә Теләче урта мәктәбенең 5 “г” сыйныфы укучылары катнашты.

26 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә ислам дине галиме, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 205 еллык юбилее уңаеннан әдәби уку уздырылды. Кичәдә  Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. татар халкы язмышында якты эз калдырган  бөек шәхесебез Ш.Мәрҗанинең  хезмәтләре һәм киң колачлы эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Катнашучылар шулай ук  бөек мәгърифәтче турындагы видеофильмны зур кызыксыну белән карадылар.

27 гыйнвар-илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу тарихи датага Баландыш төп мәктәбендә  класс сәгатьләре үткәрелде.  Укытучылар балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләделәр, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырдылар. 

Анда Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гаязов Азамат  призлы урынга  лаек  булды. Җитәкчесе Гаязов Марат Гәлимҗан улы.

26 гыйнварда-Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта мәктәбе филиалы «Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Н. Э Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе белән берлектә - ачык ишекләр көне үткәрелде. Анда «Авылда мондый һөнәр бар...» конкурсына йомгак ясалды. 

Алар балаларга  игелекле һәм явыз гамәлләр  турында сөйлиләр, хыялланып яшәргә ярдәм итәләр, гаделлек хисе тәрбиялиләр.

1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу тарихи датага Алан урта мәктәбендә китапханә белән берлектә “Тарих битләрен ачканда” исемле патриотик сәгать үткәрелде.Китапханәче балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган , халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International