Бүген Шәдке балалар бакчасының катнаш төркемендә тәрбияче тарафыннан "Язгы ташу вакытында сак булыйк!" – дигән тема буенча презентация күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм күзәттеләр. Шул уңайдан хөрмәтле әти-әниләрнедә, язгы ташу вакытларында, балаларга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.
2022 елның 14 апреленнән 15 апреленә кадәр Буа шәһәрендә өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы һәм Вафин Илнар Илфат улы командасы 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал этабында катнаштылар. Команда составы: Мөликов Данияр, Мараков Ислам, Хафизов Данияр, Мортазин Камил, Зәйнетдинов Самир, Заһидуллин Заһид, Хәсәншин Алмаз, Шәйдуллин Илмир, Зәкиев Илмир.
Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны яуладылар.
Шул уңайдан, безнең балалар бакчасында “Табигатьне саклагыз” дип исемләнгән экологик чара үтте. Кичәнең төп кунаклары Татарстан Республикасының биологик ресурслар дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгының белгече Абдрахманова Г.И. кызы һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина А.Р. “Җиребезне саклыйк!” дигән чара уздырдылар.
Укучылар бөтен дөнья буенча таралган блоггерларның теләкләрен һәм открыткаларын укыдылар. Почта аша хатларны безнең мәктәп укучылары Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка, Австралия, Европа һәм Азия илләреннән, шулай ук Яңа Зеландия, Исландия һәм Мадагаскар утрауларыннан кабул иттеләр. Гомумән алганда, укучыларга 50 дән артык илдән 150 дән артык хат килде. Барлык блогерлар да үз хатларында чит телләрне өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклаганнар.
Яз - бөтен дөнья уяну вакыты гына түгел, чистарыну, сафлану вакыты да булып тора. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында җыелып өмәгә чыгу матур бер традициягә әйләнде. Коллектив белән бердәм, күңелле итеп территориядәге карларны тараттык, чүпләрне җыйдык, тротуарларны себердек. Бердәм булып эшләгәндә вакыт та сизелми үтеп китте. Территориядагы чисталыкка үзебезнең һәм бакчабызга килгән кешеләрнең күңелләре күтәрелә.
Шуны истә тотып, 13 апрель көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рябинушка" фольклор коллективын космосны үзләштерү тарихына сәяхәт кылырга чакырдылар. Алар 1961 елның 12 апрелендә булган истәлекле вакыйганы искә төшерделәр, Кояш системасы планеталарын әйтеп, космик табышмакларга җаваплар эзләделәр, «В мире звезд и галактик» дип аталган астрономик викторина сорауларына җавап бирделәр. Космос, йолдызлар, күк турында җырлар да искә төшерелде. Кичә бик күңелле үтте.
13 апрель көнне Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәгендә Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды.
Чара барышында китапханәче балаларны кешелек тарихында булган иң куркыныч сугыш, Совет халкының нинди бәя белән җиңүгә ирешүе турында сөйләп узды. Балалар һәм яшүсмерләр «Дорогая сердцу книга о войне» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән сугыш темасын яктырткан әсәрләр белән танышты. Алар арасында Твардовскийның "Танкман әкияте", С.Алексеевның "Маршал Конев турында хикәяләре" һәм башкалар.
14 апрель көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында “Һәр җырчыга үз өе” дигән исем астында акция булып узды. Балалар әлеге акциядә бик теләп катнаштылар.
14 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар һәм рус мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү чарасы буларак музыка фольклоры" темасына район семинары булып узды. Семинар барышында Теләченең 2 нче балалар бакчасы педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләрдә халык фольклоры элементларын куллану буенча чаралар күрсәттеләр һәм чыгышлар ясадылар.