ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

16-18 декабрьдә Казан шәһәренең көрәш сараенда ир-атлар командалары арасында Федерация Кубогына ярышлар узды. Теләче районы командасы 3 нче урынны яулады.

Шәхси зачетта 85 кг авырлык категориясендә 1 урынны Ренас Кәлимуллин яулады,

105 кг авырлык категориясендә 1 урынны Раил Нургалиев яулады

Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада  катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.8 нче сыйныф укучысы  Нигматзянов  Данияр олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды. 

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. «Әкияттә кунакта» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Дәрес барышында педагог “Аладдин” әкияте белән таныштырды. Бу әкият яхшылык, тугрылык, зирәклек турында, шулай ук авыр шартларда кулларны төшермәскә өйрәтә. Әкиятне бала бик кызыксынып тыңлады, булачак дәресләргә дә бик теләп киләчәген белдерде. «Әкияттә кунакта» технологиясе балаларда зур кызыксыну уятты, шул рәвешле дәресләр киләсе елга да планлаштырыла.

Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре бу көннәрдә кар чистарту белән шөгыльләнәләр.

«Гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау буенча милли ата-аналар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау федераль институты белән берлектә 2021 елда Россия Федерациясе халыкларының тарихи-мәдәни мохитен, телләрен саклау буенча ата-аналар берләшмәләре белән иң яхшы оештырылган эшчәнлеккә Бөтенроссия күләм бәйге үткәрде.

Алексеевск районының спорт комплексында мәктәп директорлары һәм укытучыларның уртак командалары арасында Республика күләмендә төнге волейбол лига булып узды. Сигез команда арасында безнең район җыелма командасы икенче урынны яулады. Аларны котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган.Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. Балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү. Балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруны дәвам итү.Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү.Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү макстыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән уен –викторина үткәрделәр.Викторинада балалар төрле әкиятләр сөйләделәр.Нинди әкият геройларын белүләре турында сорауларга җаваплар бирделәр.

Теләченең  №2 нче номерлы балалар бакчасында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль туры булып үтте.

Районыбызның бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Питрәч районында  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы әгъзалары катнашында узган  уку- семинарда катнашып кайтты.

Ачы мәдәният йортында язучының 200 еллык юбилее уңаеннан «Н. А. Некрасовның китап битләре буйлап» дип исемләнгән әдәби укулар үткәрелде. Китапханәче Тихонова В. М. Һәм клуб мөдире Солтанова Л.И. Некрасовның тормыш этаплары, тормышка


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International