Казаклар авыл китапханәсендә "Яшәү генә түгел, ә сәламәт булу" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үзды. Очрашуда катнашучылар кеше табигатьтән алган иң кыйммәтле бүләк — сәламәтлек турында сөйләштеләр.
Сүз сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында барды, атап әйткәндә, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен эш һәм ял итүнең оптималь режимы, баланслы туклану, җитәрлек хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләр булмау, шулай ук тормышка уңай мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләнде.