2017 ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан республикабызның барлык мәктәпләрендә дә Бердәм экология дәресләре булып узды. Безнең мәктәптә бу дәрес 3 март көнне үткәрелде. Дәрес шуның белән үзенчәлекле булды, анда районыбыз җитәкчеләре: Теләче муниципаль районы администрация башлыгы И.Ф.Зарипов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча председатель урынбасары А.Р.Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова, Шәтке авылы җирлеге башлыгы Ф.Г.Кадыйров катнашты.
Дәресне мәктәпнең география укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары И.М.Шайхиева алып барды. Ул әйләнә-тирәбездәге экологик проблемалар, аларның килеп чыгу сәбәпләре, тискәре нәтиҗәләре белән таныштырды. Татарстанның тыюлыклары, Кызыл китап турында видеороликлар күрсәтелде. Укучылар дәрестә үзләре дә актив катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр.
Безнең мәктәбебез район күләмендә экологик белем һәм тәрбия бирү буенча инновацион мәйданчык булып тора, 2002 елда ук экологик сукмак төзелгән, укучылар фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, мөстәкыйль рәвештә проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр, конкурсларда, конференцияләрдә катнашалар. Экологик сукмак белән 10 сыйныф укучысы Мавлина Зәлия таныштырып үтте. Табигать темасы мәшһүр язучыларыбыз иҗатында да чагылыш таба. Әлеге теманы 11 сыйныф укучысы Ибраева Энҗе яктыртты.
Дәресне мәктәп директоры А.А.Ибушев дәвам итте. Ул мәктәпнең экология юнәлеше буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Соңыннан районыбыз администрациясе башлыгы И.Ф.Зарипов сүз алды. Ул районыбызның экологик торышына тукталып үтте. Районда бара торган программалар, проектлар турында сөйләде. Район үзәгендә өч сәнәгать паркы эшләп килә. Шуларның берсе нәкъ менә экологик проблемаларны хәл итү максатыннан төзелгән, анда тузган шиннар, полиэтилен эшкәртелә һәм кулланылышка кайтарыла.
Дәрестән укучылар яңа тәэсирләр алдылар. Чыннан да үзләренең табигатьне саклауда өлешләре зур икәнен аңладылар.