Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Безгә җылы яктан кара каргалар,сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар килә. Кошлар табигатькә күп файда китерә, корткычларны юк итә, безне матур сайраулары белән куандыра. Балалар туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерлеләр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
22 – 24 нче март көннәрендә Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Ләйлә Мидхатовна “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсының йомгаклау этабында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсына илебезнең төрле регионнарыннан укытучылар җыелган иде. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Җиңүегез белән котлыйбыз!
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Айдар авылы китапханәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Туган тел дигән сүземне әйтәм шигырь телендә” дип исемләнгән шигъри флешмоб игълан итте. Флешмобта катнашучылар танылган шагыйрьләребезнең шигырь юллары аша аның авторын, исемен белеп, соңыннан шигырьне кычкырып укыдылар.
"Шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!"-дип язган Туфан Миңнуллин. "Күңелебездә шигырь йөртик, бәхетле булыйк! Бәхетнең туган илдә, туган телдә икәнен онытмыйк!"
Республика күләмендә игълан ителгән "У войне не женское лицо" дип исемләнгән социаль-гуманитар проект кысаларында Баландыш авыл китапханәсе
"Утлы еллар кичкән кызлар” дигән таныштыру сәхифәсен башлап җибәрә. Бүгенге героебыз - авылдашыбыз, тыл ветераны Мөслимә апа Әхмәтшина. Без мәдәният хезмәткәрләре Мөслимә апа янында булып, аның үткән тормышын тыңлап,сөйләтеп кайттык.
2021 елның 23 март көнендә Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Борханов Тимерталип Борхан улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тимерталип абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Узәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
20 март көнне Үзәк мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән район фестивале концерты булып узды. Биредә Шармыш, Үзәк һәм Сауш авыл китапханәләре дә актив катнаштылар.
21 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният йорты каршында китапханәчеләр Гыйниятова Л.Г., Демидова С.И һәм мәдәният йорты җитәкчесе Хасанова З.Т балалар өчен “Карга боткасы” бәйрәме уздырдылар. Чара барышында безнең якта кышлаучы, күчмә кошлар турында әңгәмә алып барылды. Бәйрәм төрле спорт уеннары белән үрелеп барды. Иң күңелле өлеше “Карга боткасы” ашау. Бу вакытта “Төлке һәм Торна” әкияте буенча фикер алышынды. Балалар шат күңел белән таралыштылар.
Бөтендөнья Шигърият көнендә 21 март көнне Үзәк авыл китапханәсендә яшь китап укучылар кунакта булдылар. Алар өчен «Балалар өчен шагыйрьләр" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны Туган тел темасына багышланган китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән балалар шагыйрьләренең китаплары белән таныштырды. Аларга Г. Тукайның шигырьләре укылды. Балалар бик теләп балалар шагыйрьләре язган шигъри юлларны искә төшерделәр һәм Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
22 март - Бөтендөнья су көне. Әлеге көнгә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Су – яшәү чыганагы" дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде. Дәрес барышында укучылар белән су, аның кеше өчен әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде. Балалар су турында, табигатьтә аның белән кайда очрашуын, нинди булуын белүләрен искә төшерделәр, шулай ук аның үзлекләре турында белделәр. Чара ахырында балалар суны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
“У войны не женское лицо...” проекты кысаларында 20 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сугыш чоры баласы Әхмәтгәрәева Бәдерниса апаларда очрашуда булдылар. Проектның төп максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау. Әңгәмә барышында Бәдерниса апа сугыш чорының авыр еллары, 14 – 15 яшьтән ат җигеп йөргәннәрен, җәй айларында плугар булып эшләүләре турында сөйләде.