21 март - Халыкара урманнар көне. Шул уңайдан 20 март көнне Субаш авылы китапханәсендә “Тамчы”клубына йөрүче балалар катнашында «Шауласыннар яшел урманнар!» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр.
19 март көнне Урта Мишә авыл клубында китапханә белән берлектә Теләче районы кабаттан оешуга 30 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл клубының “Мишә дулкыннары” фольклор коллективы “Мунчала чыгару” фольклор күренеше тәкъдим ителде.
Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гиниятуллин һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хаҗиев килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
20 нче март көнне Баландыш төп мәктәбендә III чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Хуҗин Й. Р. һәм директор урынбасарлары Җаббарова Г.Н. һәм Саруханян А.С. укыту-тәрбия өлкәсендәге чиреклек нәтиҗәләр һәм алда торган бурычлар белән таныштырдылар. Икенче көн тәртибе буенча информатика укытучысы Шакирова Ә.З. интернеттагы куркынычсызлык темасына карата чыгыш ясады.
18 мартта Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Россия белән Кырым кушылуга багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. Чараның максаты: туган илебезнең үткәнен өйрәнү, үз илебез белән горурлану, патриотизм хисләре тәрбияләү. Шуның кысаларында сыйныф җитәкчеләре видеоматериаллар, фотлар белән класс сәгатләре үткәрделәр.
19 нче март көнне Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Шәтке урта мәктәбендә үткәрелүче “Әйләнә-тирәбездәге экология” республикакүләм фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре конференциясендә катнаштылар. Әлеге мәртәбәле конференциядә уңышлы чыгыш ясап, 7 нче сыйныф укучысы Ситдыйкова Камилә (җитәкчесе Тимербаева Ф.Р.) һәм 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗова Таңчулпан (җитәкчесе Гыйләҗова Э.Р.) III дәрәҗә дипломга, ә 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗиева Зәлинә (җитәкчесе Хәсәншина Р.Ф.) лауреат исеменә лаек булдылар.
19 март көнне Айдар авыл мәдәният йорты директоры югары сыйныф укучылары өчен "Докторларсыз һәм даруларсыз сәламәт бул!"- дип исемләнгән волейбол ярышы уздырды. Егетәр һәм кызлар үзара
ярышып,көчләрен сынадылар һәм тәннәрен ныгыттылар. Аң- зихен белән,төгәллек һәм тизлек белән уйнарга кирәклегенә төшенделәр. Бер -берләренә күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
20 март көнне,Үзәк авылы мәдәният йортында, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узучы "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән район фестивале концерты булып узды.
2021 елның 19 март көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Сәләхиева Галимә Кәримулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Галимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин Галимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Баландыш авылы китапханәсендә 19 нчы март көнне “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә телне, милләтне үстерүгә багышланган “Әбием сандыгы - үткән тарих” дип исемләнгән чара уздырылды. Балаларны Дәү әни – Әлфинә апа Шайхрамова татар халкының милли киемнәре (күлмәк, алъяпкыч, калфак, читек, түбәтәй), чиккән сөлге, тәсбих, татар халкының милли бизәнү әйберләре; милли ризыклары һәм гореф- гадәтләре белән таныштырды, “Түбәтәйле”, “Миңлебай” уеннары уйналды.