ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

10-11 апрельдә "Батыр" спорткомплексында 2010-2011 елгы егетләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды , анда өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров командасы катнашты.

 6 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбе укучылары Теләче муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау секторы баш белгече.-Насибуллина В.Г. һәм МБОУ ДО ДООЦ психологы Баева А.Г. белән очраштылар. Бүгенге көндә һәр белем бирү оешмасы балаларның рухи һәм физик яктан сәламәт булуларына омтыла.

Халыкара балалар китабы көнендә 4 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт» викторинасы уздырылды. Балалар Х.К. Андерсен биографиясеннән күп кызыклы фактлар белделәр, әкият геройлары белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәчесе дә әлеге өмәгә  кушылып китапханә ишегалды биләмәсен  һәм балалар уен мәйданчыгын көзге яфраклардан, чүп чардан арындырды.

Сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, тирән мәгънәле китаплар – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Бу байлыкны сакларга, өйрәнергә һәм куллана белергә кирәк. 4 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Халкыбыз мирасы – китапларда” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә, сәүдә үзәкләрендәге китап укучыларга халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын чагылдырган әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләре тәкъдим иттеләр.

Алар балалар бакчасының ишегеалдын ,тирә-якны  көзге яфраклардан,  чүп-чардан арындырдылар, карларлар тараттылар.

1 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Вот такие мы друзья: библиотека, книга, я» дип исемләнгән мәгълүмат көне булып узды. Алыштыргысыз дус буларак китап турында күбрәк белер өчен, китапханәче балаларны видео-презентация ярдәмендә бәйрәмнең тарихы белән таныштырды һәм күренекле балалар язучылары турында сөйләде. Балалар «Бу нинди әкияттән?» викторина сорауларына җавап бирделәр, китап турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чарага «Исәнме, китап!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Очрашу башында китапханәче яшь укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Аның максаты - кошлар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү, балаларга кошларның төрләрен  һәм санын саклауның әһәмиятен искә төшерү. Балалар төрле континентларда яшәүче кошларның исемнәрен искә төшерделәр. Кошлар турында китапханәдә булган  әдәбият белән таныштылар, ә аннары кошлар рәсемнәре сурәтләнгән китап кыстыргычларын ясадылар.

Барлык эшләрен  читкә куеп, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 1 апрель көнне  урамга чыгып, тирә-як территорияне тәртипкә китерделәр. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде. Өмә күңелле һәм уңышлы үтте.

Халыкара балалар китабы көне ел саен 2 апрельдә билгеләп үтелә. Балалар китабы көне - барлык укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, яраткан китаплар белән очрашулар һәм шатлык бәйрәме. Язгы каникул көннәрендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме, китап” дигән темага китапларга күзәтү үткәрделәр. Алар яшь укучыларга әкиятләр, көлкеле хикәяләр, балалар өчен шигырьләр, заманча балалар әдәбияты яңалыклары белән танышырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук балаларны бәйрәмнең тарихы һәм язучылар белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International