ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

23 ноября коллектив МБОУ-Большемешинской СОШ «Нур», прошедший отборочный тур, выступил на зональном этапе республиканского фестиваля детских юношеских театров "Сайяр". Лауреаты и дипломанты конкурса определятся 5 декабря 2022 года.

Цель данного мероприятия-повышение интереса у детей к духовному наследию татарского народа.Он объединяет артистов разных школ, помогая им прикоснуться к чуду театрального искусства.

Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район үзәге Теләчедә урнашкан “Дулкын” бассейнында йөзәргә өйрәнү буенча күнекмәләр алып кайттылар.

Ә барыннан да иң көчлесе булып һаман да кеше санала. Ә кеше күп нәрсәгә сәләтле. Бигрәк тә, чүп саналган әйберләрдән, күз явы алырлык итеп, матур кием үрнәкләре ясый. Нинди дип баш вата башладыгызмы? Борчылмагыз. Сезгә дә тәкъдим итәбез. «Экопатруль» командасының яшь модельчеләре.

 

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Акыллы китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде. Укучылар китапханә фондында булган: Орфографик, этимологик, аңлатмалы, фразеологик, чит ил сүзләре, синонимнар һәм антонимнар сүзлекләре белән таныша алдылар. Бу басмалардан файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Сүзләрне җый», «Мәкальне дәвам ит», «Мин дөрес әйтәм» конкурсларында катнаштылар. Барлык укучылар сүзлекләргә даими мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәм алар, һичшиксез, мәктәп фәннәрен өйрәнгәндә ярдәм итәчәкләр, дөрес язарга һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтәчәкләр дигән фикергә килделәр.

Иске  Жөри  авыл китапханәчеләре  Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен кызыклы экскурсия үткәрделәр. Балалар иң элек абонемент залы белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларга китапханә кагыйдәләре, китапларның киштәләрдә урнашу тәртибе турында  сәйләп уздылар.   Нәни кунаклар матур итеп бизәлгән киштәләргә куелган китапларга бик сокландылар. Төрле юнәлештәге аң-белемне камилләштерүче  уеннар уйнадылар. Аеруча аларга «Интерактив  идән» һәм «Интерактив глобус» ошады. Экскурсия балаларда зур тәэсир һәм якты хисләр калдырды.

Әлеге бәйрәмнең максаты - хәзерге балачакның актуаль проблемаларына игътибар иттерү, балигъ булмаганнарның шәхси хокукларын яклау һәм яшәү шартларын яхшырту. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, “Балалар хокуклары һәм бурычлары” дигән хокук сәгате үткәрелде. Чара барышында әлеге мөһим датаның килеп чыгу тарихы турында сөйләнде, балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштырылды.

Шәтке урта мәктәбе базасында район география укытучыларының “Бердәм дәүләт стандартларын гамәлгә ашыруда инструмент буларак практик эш” темасына семинар – киңәшмәсе булып узды.  Семинар кысаларында Шәтке урта мәктәбенең география укытучысы Шайхиева Илсөяр Миннәхмәтовна 8 сыйныфта “Россия климатлары” темасына ачык дәрес һәм укытучылар өчен “Муниципаль һәм региональ этап олимпиада биремнәренең практик эшләрен чишү” темасына мастер-класс күрсәтте. Ахырдан семинар эшчәнлегенә РМО җитәкчесе Шайхетдинова Г.Х. һәм мәгариф бүлеге методисты Сахабиева Г.М. тарафыннан нәтиҗә ясалды.

Күптән түгел Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Learn to win!/ Apprends a gagner!/ Җиңәргә өйрән!” интернет төбәкара конкурс үтте. Бу конкурста Теләче урта мәктәбенең 11 а сыйныф укучылары да катнашты. Алар Инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы җитәкчелегендә Теләче районының спорт инфраструктурасы объектлары турында видеоролик төшерделәр. Бу видеоролик призлы 3 урынга лаек булды! Һәм менә шушы көннәрдә төбәк конкурсында җиңүчеләрне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының уку-лаборатория корпусында тантаналы рәвештә ачык ишекләр көнендә бүләкләделәр. Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә сәхнәдә дипломнар тапшырдылар. 3нче дәрәҗә дипломнарга 11нче А сыйныф укучылары Әхмәтова Асель, Галимханова Адилә һәм Саттаров Булат лаек булды. Ләйлә Камил кызын һәм аның укучыларын конкурста җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

23 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Яңартылган белем  бирү стандартлары шартларында башлангыч белем бирүнең актуаль проблемалары» дигән темага семинар үткәрелде.

Бу документта 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән һәм ул 54 матдәдән тора. Балаларны документ барлыкка килү тарихы, конвенциядә беркетелгән бала хокуклары турындагы Конвенциянең төп нигезләмәләре белән таныштыру һәм илдә бала хокукларын үтәү турында төп мәгълүмат бирү максатыннан 22 ноябрьдә Айдар авылы китапханәсендә «Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар үзләренең хокукларын гына түгел, бурычларын да белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International