Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре «К нам в гости пришла этика» дигән темага мульт очрашу үткәрделәр. Алар балаларны «этикет» төшенчәсе белән таныштырдылар, аның кайдан барлыкка килүе, этикетның нинди төрләре булуы, өстәл артында, җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, «Поговорим об этикете» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балалар мультфильм карадылар.
Конкурс шартлары буенча 10 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге укучыларга кәгазьдә карандашлар, буяулар яки фломастерлар белән коррупция кебек хәзерге хокукый дәүләт кыйммәтләренә туры килми торган катлаулы һәм законга каршы күренеш турында үз фикерләрен сурәтләргә кирәк иде. Үсеп килүче буын илдәге коррупция проблемасын аңлавын күрсәтте һәм моны үзенең иҗади эшләрендә белдерде. Рәсемнәрне бәяләгәндә төп критерийлар аргументлы һәм эчтәлекне сәнгатьле итеп ачу тирәнлеге иде.
Балалар китапханә белән таныштылар. Китапханәчеләр "формуляр", "абонемент", "уку залы", "каталог" һәм башка китапханә терминнары турында аңлаттылар. Шулай ук балалар интерактив уеннар уйнадылар. Беренче сыйныф укучыларына китап укучы формуляры ачылды һәм китапханәчеләрдән балаларга кечкенә генә бүләк тапшырылды.
Китапхәнә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алды. Балалар матур итеп бизәлгән киштәләргә куелган китапларга бик сокландылар. Төрле юнәлештәге өлкәләрдә үстерүче уеннар уйнадылар. Аеруча аларга «Интерактив идән» һәм «Сөйләшүче глобус» ошады. Экскурсия балаларга зур тәэсир һәм якты хисләр калдырды.
Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай турында белемнәрен киңәйтү, уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү, балаларда Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 22 ноябрь көнне “Без Тукайлы халык”дигән исем белән әдәби викторина үткәрелде. Бу чарада балаларга Г.Тукайның иҗатына багышланган төрле сораулар бирелде. Балалар сорауларга уңай җавап бирделәр, аның әкиятләрен сөйләделәр.
2022 нче елның 21 нче ноябреннән 23 нче ноябренә кадәр Бөгелмә шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның 2005-2006 нчы елгы яшүсмерләр командасы мини – футбол буенча Татарстан Республикасының финал этабында катнашты. Команда составы: Саттаров Булат, Закиров Рәмис, Фәрхуллин Әмир, Кучер Кирилл, Апивалин Равил, Имамиев Әмир, Нәҗметдинов Адель, Яхин Ислам.
Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Бала хокуклары турында Конвенция буенча сәяхәт» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында балалар «Бала хокуклары турында конвенция»нең статьяләре белән таныштылар, «Хокуклар һәм бурычлар» биремен үтәделәр. Балаларга Россия гражданнарының барлык хокуклары һәм бурычлары Конституциядә – илебезнең Төп Законында законлаштырылганлыгын искә төшерелде. Катнашучылар танылган әкиятләр мисалында, яраткан әкият геройларына карата нинди хокуклар бозылуын, ә нинди хокуклар үтәлүен ачыкладылар. Барлык балалар да биремнәрне зур кызыксыну һәм җиңеллек белән үтәделәр.
Балалар иҗат үзәге коллективы Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани мәчетендә, мобилизацияләнүчеләр өчен маскировка челтәре үрү буенча оештырылган мастер-класста катнаштылар.
Үзәк авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Мин бала, минем хокукларым бар» дигән танып белү сәгате узды. Чара Бөтендөнья бала хокукларын яклау көненә багышланган иде. Авыл яшүсмерләре бик күп яңа нәрсәләрне белделәр, шулай ук үзләренең хокуклары, җаваплылыгы, бурычлары турында һ.б. өлкәләрдәге белемнәрен дә күрсәттеләр. Ахырда барысы бергә тормышта законны бозу очраклары хакында фикер алыштылар.
22 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “ Телләр белгән – илләр белгән ” дип аталучы викторина үтте. Бу чарада 5-6 нчы сыйныф укучылары үзләренең тапкырлыгын, зирәклеген сынадылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә татар халык аваз иҗаты төрләре белән таныштылар , милли бизәкләрнең матурлыгына сокландылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Укучыларга табышмак, тизәйткечләр әйтешү, җырлы-биюле уеннар уйнау аеруча ошады.