ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Җәйге укулар программасы кысаларында  Үзәк авыл китапханәсендә «Менә ул безнең җәй" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Эшләр төсле карандашлар белән башкарылды. Конкурста балалар җәйге хис-кичерешләре һәм укылган әкиятләрдән алган тәэсирләре белән дә уртаклаштылар. Үз рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар кояш, салават күпере, чәчәкләр, күбәләкләр, балалар рәсемнәре ясадылар. Барлык эшләр дә кызыклы булып чыкты: берсе - үзенчәлекле башкару манерасы, икенчесе - гаять сөйкемле детальләр аркасында, өченчеләре уй - фикерләре белән бик отышлы булды. Ә чара ахырында китапханәнең яшь китап укучылары әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне яратканнарына һәм якыннарына ромашкалар бүләк итү кабул ителгән. Бу нәфис чәчәкләр  чиста һәм якты хисләр символы.

Кешелек байлыгы - китап, ләкин китап тирәсендәге даирә тарая бара: укучы кулыннан китапны башта телевидение тартып алса, хәзер интернет тагын да кысрыклады. Әммә бер хакыйкать бәхәссез: иманлы бала тәрбияләүгә бары тик китапларга һәм әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләргә таянып кына ирешеп була. Шушыларны истә тотып, 10 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» дигән тематик кичә үткәрелде.

Айдар авылы китапханәчесе  китап һәм журналларга сак караш, китап белән эш итү культурасы тәрбияләү һәм искергән, таушалган китапларны ремонтлау буенча «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе кысаларында «Китаплар хастаханәсе” дип исемләнгән  чара  үткәрде. Чара барышында «Китап - синең иң яхшы дустың», «Сәламәт бул, Китап!» дигән китапханә дәресләре һәм «Книжкин Айболит» мастер-классы үткәрелде. Китапханәче балаларга китап чыгаруда нинди зур хезмәт куелуы турында сөйләде, китап укучыларны кабат сөендерсен өчен, китапчыкларны ничек «дәваларга» кирәклеген күрсәтте. Балалар таушалган битләрне  төзәттеләр, карандаш тамгаларын бетерделәр, ертылган битләрне ябыштырдылар.

Чара барышында балалар табигатьнең искиткеч дөньясына кызыклы сәяхәт кылдылар. Сөйләшү барышында алар әйләнә-тирә мохит турында, аңа сакчыл карарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Куркыныч астында булган хайваннар һәм кеше гаебе аркасында килеп чыккан экологик проблемалар белән таныштырылды. Аннары балалар «Экопроблемы», «Заморочки», «Четвертый лишний» кебек уеннарда катнаштылар, урман турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләрне искә төшерделәр, танылган язучылар – натуралистларның әсәрләрен, табигать турында шигырьләр укыдылар.

2022 елда РФ Президенты Указы белән ул рәсми статус алды. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Гаилә темасы әдәби әсәрләрдә” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә зур тормыш тәҗрибәсе туплаган гаиләләр турындагы әсәрләр куелды. Китапханәгә килгән укучыларга  “Иманлы гаилә” дигән буклетлар таратылды, анда балалар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Теләче җирлекара һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән күңелле чара уздырды. Катнашучылар ромашканың таҗларын өзә-өзә анда язылган  биремнәрне үтәделәр. Гаилә темасын яктырткан вакытлы матбугат белән таныштылар. Ахырда китап кыстыргыч ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.

Шулай ук бәйрәм көне уңаеннан китапханәнең уку залында “Гаилә – гомер  бишегем” дип исемләнгән тематик күргәзмә куелды.  

Ул өлкәне халык медицинасы диләр. Төрле авыруларны дәвалау өчен элек-электән дару үләннәре кулланылган. Укучыларны болар белән таныштыру максатыннан Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре экологик дәрес үткәрде.

 Шулай ук китапханәдә “Целебные травы вокруг нас” дип исемләнгән күргәзмә укучыларга дару үләннәрен танып белергә өйрәнү максатыннан эшләнде.

 Әлеге китапларда тирә ягыбызда үскән шифалы үләннәрнең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы турында бик күп  мәгълүматлар тупланган.

Мондый экологик  сәяхәт балаларны авылыбызның гаҗәеп табигать дөньясы белән таныштыра, туган төбәгебезнең матурлыгын күрергә, тарихын белергә  мөмкинлек бирә. Айдар, Тәмте, Карабаян авыллары буйлап узган маршрутыбыз уңышлы, мавыктыргыч булды. Велоузыш вакытында китапханәче китаплар, журналлар белән таныштырды, табигать кочагында җәй турында китаплар укыдык. Шулай ук, мәдәният хезмәткәрләре экологик яктан чиста, экономияле, сәламәтлек өчен уңайлы һәм файдалы транспорт төре булган велосипедта йөрү, велокультураны үстерү проблемасына да игътибар җәлеп итәргә теләделәр. Матур фотолар, кызыклы китаплар, яңа дуслар һәм мавыгулар, күңелле уеннар — болар барысы да укучылар өчен чын бүләк һәм җәй турында якты хатирәләр булды.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан Әбде авыл китапханәсе балалар мәйданчыгында «За каждую страницу шагну, как за порог» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде. Программа «Әкияти карусель» дигән китапларга күзәтүдән, «Энциклопедиядән ничек файдаланырга» дигән библиографик минуттан, "Яраткан китап геройлары янына кунакка" исемле викторинадан торды.  Шулай ук балаларга «Хатаны төзәт», «Цитатаны дәвам ит», «әсәрне ата», «бу портрет кем?» кебек биремнәр  катнашучыларга дөнья әдәбияты әсәрләрен һәм геройларын искә алырга ярдәм итте. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International