ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

 Әмма глобаль челтәрдә куркынычсызлык бар кешегә дә кагыла. Балалар һәм өлкәннәр дә интернетның куркыныч яклары да бар икәнен истән чыгармаска тиешләр. 2022 ел Татарстанда - Цифрлаштыру елы уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Интернет челтәрендә иминлек нигезләре» исемле әңгәмә үткәрде. Балалар Интернет челтәрендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар, виртуаль киңлектә нинди мәгълүматларны таратырга ярамаганлыгын, мошенниклардан ничек сакланырга, үз компьютерыңны вируслардан ничек сакларга, күңелсез мәгълүмат белән очрашудан ничек котылырга кирәклеген белделәр. Чара азагында балаларга Интернет ресурслары белән эшләү кагыйдәләре турында буклетлар тапшырылды.

Сүз законны өйрәнү, законга хөрмәт белән карау, җәмәгать урыннарында​ ​ үзеңне тоту, җаваплылык турында барды. Әлеге чараның максаты – балалар арасында​ әхлакый нормалар, тәртип, этикет кагыйдәләрен тагын бер кат искә​ төшерү, аларга нигезләнеп яшәү кирәклеген ныгыту иде.​ Итагатьлелек, тәртип кебек сыйфатлар яшәвебезне уңайлырак, куркынычсызрак итә, кагыйдәләрне белгән кеше һәртөрле ситуациядән низагларсыз чыга ала, кискен хәлләрне йомшарту юлларын белә.

 Питрау ул - җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең дигән гыйбарәләр яши. Шуңа күрә дә керәшен халкының бәйрәме - Питрау, зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар.

Халкыбызның күңел бизәкләре буыннан-буынга күчә. Күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, аларны кадерләп саклау һәм хөрмәт итү – безнең бурыч. Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән әдәби танып-белү сәяхәте үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре - чиккән сөлгеләр, кулъяулык, түбәтәй, калфаклар белән таныштырды. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.

Бу көннәрдә китапханә яңгыравыклы балалар тавышы белән тулып, ял һәм кызыклы очрашулар уздыру өчен иң популяр урыннарның берсенә әверелә. Китапханә - эссе кояштан яшеренергә, яраткан китап һәм журналларның битләрен ачарга, өстәл уеннар уйнарга, интеллектуаль-күңел ачу программаларында катнашырга мөмкин булган урын.

Биредә барлыгы 180 бала сәламәтлекләрен ныгыта. Аларга күңелле ял булдыру өчен бөтен шартлар да тудырылган.

07.07.2022-13.07.2022 кадәр Олы Мишә урта мәктәбеннән 4  укучы Биектау муниципаль районында (Куркачи) оештырылган  палаткалы  хәрби –патриотик лагерьда  булдылар.  Укучылар ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.

Патриотизм хисе, ЛДХРда һәм Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурыч башкаручыларга ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. 

Айдар авылы китапханәсе «Зыялы гаилә - милләтем киләчәге» дип исемләнгән китап  күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихы, җәмгыятьтә гаиләнең роле, гаилә мөнәсәбәтләре төзү һәм балаларны тәрбияләү турында китап, журналлар урын алды. Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучы бәйрәм уңаеннан мәхәббәт һәм тугрылык символы булган, изге теләкләр  язылган ромашка чәчәгенә ия булды. Шулай ук китапханәнең иң күп китап укучысы исеменә ия булган Сафиннар, Ахметшиннар гаиләләрен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар белән гаилә, мәхәббәт, игелеклелек, ата-аналар турындагы шигырь-хикәяләр буенча кычкырып укулар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International