Әлеге көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Айдар авылы китапханәсендә «Кошлар - табигать сакчылары» дип исемләнгән эко - викторина уздырылды.
Казаклар авылы китапханәсендә «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» кысаларында «Гыйлем - күңел күзен ачар, күңелдәге караңгылыкны бетерер» дип исемләнгән чара үтте. Китап укучылар төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Яратып укыган китаплары буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында яраткан китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Агымдагы елның 2 апрелендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, Теләче районы башлыгы А.Г.Фәтхуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында “ЮХИ” ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы - Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы - И.Х.Кәримуллин, ТР Теләче районы буенча үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы - И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.
Әлеге көн уңаеннан Шармыш авылы китапханәсендә балалар «Кошлар иркенлеге» сәяхәте уенына җыелдылар. Катнашучылар кошларның күптөрлелеге, табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның гаять зур әһәмияте турында кызыклы уен рәвешендә белделәр. Уенның «Исемнәрне искә төшерәбез» дип исемләнгән беренче турында балалар тасвирлау буенча хикәяләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Икенче һәм өченче «Кошлар», «Беләсеңме аларны - әйт!» турларында кызлар тасвирлама буенча кошлар турындагы табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр. Дүртенче «Без - укучылар!» турында балалар чара темасы буенча китаплар белән уртаклаштылар. Соңгы турда алар яраткан кошларын ясадылар.
Аның барышында йөрү участокларын җыештырдылар.
Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар, үсемлекләрне төрле корткычлардан саклыйлар. Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Балаларга кошлар турында экологик белем бирү, кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү, мөстәкыйль рәвештә фикерләүләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү максатыннан 1 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Кошлар безнең дусларыбыз» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде.
Балалар китабы атналыгы беренче тапкыр Мәскәүдә, Колонналар залында үтә. Бөек Ватан сугышы барган авыр вакытларга карамастан, өлкәннәр балалар өчен матур бәйрәм оештыра алганнар һәм бу бәйрәм традициягә кереп калган. 30 март көнне, Алан авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, «Бу китаплар дуслык турында» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чара бәйрәмнең тарихы белән танышудан башланып китте.
Укучыларның коррупциягә каршы дөньяга карашын формалаштыру, аларда коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 30 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Коррупция - синең өчен, ил һәм җәмгыять өчен явызлык» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны коррупция төшенчәсе белән таныштырды, коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре турында фикер алышты, аңа каршы көрәш буенча хокук саклау, суд органнары тарафыннан нинди чаралар күрелә икәнен сөйләде. Әлеге чараның максаты – мәктәп укучыларының игътибарын ришвәтчелек проблемасына җәлеп итү, җәмгыять тормышының кайсы өлкәләрендә ул аеруча алга киткәнен белү.
Һәр ел саен язгы каникул көннәрендә илебезнең барлык китапханәләрендә укырга яратучы балаларны берләштерүче «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» уза. Әлеге атналык кысаларында Айдар авылы китапханәсендә дә атна дәвамында мавыктыргыч һәм күңелле чаралар үткәрелде.
Язучы Николай Васильевич Гогольнең тууына 216 ел тулу уңаеннан, 1 апрель көнне Әбде авылы китапханәсендә «Мин беләм, минем исемем миннән бәхетлерәк булачак...» дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында видеопрезентация күрсәтелде. Н.В. Гоголь рус әдәбиятына һәм мәдәнияте үсешендә зур роль уйнаган бөек һәм үзенчәлекле язучыларның берсе. Китапханәче укучыларны Н.В. Гогольнең иҗаты һәм фаҗигале язмышы белән таныштырды. Чарага «Гогольнең әдәби дөньясы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда китапханә фондыннан Николай Васильевичның иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде.