ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ДБУ «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» белән берлектә 2025 елның 15 сентябреннән 4 ноябренә кадәр «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивален уздыра.

Бу бәйрәмне күпләр яратып һәм көтеп ала, чөнки һәрберебезнең тормышында зур урын алып торган укытучылар бар. Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла, чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәптә укыдык, белем алдык һәм тормышка кирәкле фәннәрне үзләштердек. Безне бу белем дөньясына махсус кеше — укытучы алып керде! Бәйрәм уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар һәм укытучы образын ачучы, кызыклы һәм күңелле мәктәп тормышы турында сөйләүче, шулай ук төрле педагогик сорауларга кагылышлы китаплар тәкъдим ителде. Бу күргәзмә укытучыларның безнең тормыштагы ролен искә төшерү һәм аларның хезмәтенә хөрмәт күрсәтү өчен зур мөмкинлек булды.

Әлеге көн уңаеннан Олы Нырсы авыл җирлегендә «Көзге зирәклек кичәсе» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бу кичә тормыш турында хикәяләр, шигырьләр, музыкаль номерлар, уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, катнашучыларга күңелле һәм файдалы вакыт уздыру мөмкинлеге бирде. Бәйрәмнең ахырында чәй өстәле артында җыелып, өлкәннәр бер-берсе белән аралашып, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе куелды, анда сәламәт яшәү рәвешенә, өлкән яшьтәге кешеләрнең озак яшәү серләренә багышланган китаплар, журналлар, кул эшләре буенча киңәшләр, йорт хуҗалыгы алып бару өчен файдалы мәгълүматлар һәм үткән еллар фотосурәтләре төшерелгән альбом тәкъдим ителде. Әлеге чара яшь буын белән өлкәннәр арасындагы аралашуны ныгытуга ярдәм итә, җәмгыятьтәге бердәмлекне һәм хөрмәтне арттыра.

Картлык – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа күрә бу бәйрәм нәкъ менә шушы матур ел фасылында үткәрелә. Төрле урыннарда хөрмәтле өлкәннәребезне котлап, аларга бүләкләр тапшыралар. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне авылыбыз өлкәннәренә Айдар авылы җирлеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Өлкәннәр бу игелекле гамәл өчен зур рәхмәтләрен җиткереп, барысына да сәламәтлек, бәхет һәм зур уңышлар теләп калдылар. Бу чара өлкән буынга булган хөрмәтне һәм игътибарны арттыруга ярдәм итә, яшь буын белән аралашуны ныгыта.

Өлкәннәр көне уңаеннан Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Гомерләрнең алтын көзләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре һәм төрле берләшмәләргә йөрүче балалар өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга багышлап җырлар һәм нәфис сүзләр яңгыраттылар. Бәйрәмгә килүчеләр, бер-берсе белән җанлы әңгәмә корып, яшьлекләрен искә алдылар, күңелле истәлекләр белән уртаклаштылар. Чара ахырында өлкәннәребезгә ретро китаплардан торган тематик күргәзмә тәкъдим ителде, бу исә аларга яраткан әсәрләрен яңадан искә төшерергә һәм яшьлекләрен хәтерләргә мөмкинлек бирде. Кичә барышында җылы атмосфера хөкем сөрде һәм ул һәр катнашучыда күңелле хисләр калдырды.

Шул уңайдан Баландыш авылы мәдәният йортында, китапханә һәм мәктәп коллективы белән берлектә “Хөрмәтебез чиксез Сезгә, Өлкән буын!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр чын күңелдән әйтелгән теләкләр, рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Чарада үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары башкаруында матур җырлар яңгырады, бу исә бәйрәмгә ямь өстәде. Чәй табыны янында өлкәннәр рәхәтләнеп җырлашып, аралашып, яшь чакларын искә төшерделәр, кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды, ул һәр катнашучыда җылы хисләр калдырды. Бу чара өлкән буынга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен зур мөмкинлек булды.

Китап укучыларыбыз бу хезмәт өчен китапханәчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Әлеге чара өлкәннәрнең рухи дөньясын баетуда, шулай ук яңа мәгълүматка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә зур роль уйный. Китапханәчеләрнең активлыгы һәм игътибары, шулай ук китапларны өйләренә китерү хезмәте өлкән буын укучылары өчен бик мөһим.

3 октябрь көнне Сергей Есенинның тууына 130 ел тулу уңаеннан Әбде авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә «Сергей Есенин белән очрашу» дип исемләнгән әдәби шигърият сәгате үткәрде. Сергей Есенин үзенең кыска гомере эчендә зур әдәби мирас калдырды.


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Ел саен 5 октябрдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучының  тормышта тоткан роле аеруча зур. Ул балаларга белем биреп кенә калмый, алдагы тормышка максатлар кую һәм аларга ирешу теләген дә сала. Укытучыларның  катлаулы хезмәтләре мактауга лаек. Бәйрәм уңаеннан Баландыш төп мәктәбендә  үзидарә көне уздырылды. Иртәнге линейкада укучылар мөгаллимнәрне бәйрәм белән котладылар. Аннары үзләре дәресләр үткәрделәр. Алар чын мәгънәсендә үзләрен укытучы итеп тоеп, бу хезмәтнең никадәр сабырлык таләп итүен аңладылар.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 09 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International