Фәнил Ислам улы Галиев - татар язучысы һәм шагыйре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы.
Дуслык булса гына, җир шарында тынычлык хөкем сөрер. 20 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен “Син чын дусмы?” дигән түгәрәк өстәл уздырдылар.
Бу чорда китапханә авыл балалары өчен җәйге ял, кызыклы очрашулар уздыру өчен популяр урыннарның берсенә әверелә. Нәкъ менә китапханә һәркемнең ялын мавыктыргыч сәяхәткә әйләндерә.
Чара Абде авыл китапханәсе белән социаль партнерлыкта узды. Анда әбиләр, әниләр һәм оныклар чакырылган иде. Чарада катнашучылар әдәбият тарихындагы мәхәббәт һәм тугрылыкның иң якты мисалларын искә төшерделәр.
Китапханәче уен формасында төрле ситуацияләрне кулланып, балаларны янгыннарның төп сәбәпләре, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән таныштырды, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Әңгәмә «Ут безнең дустыбыз һәм явыз дошманыбыз" күргәзмәсе янында узды. «Кошкин дом» әсәрен укыганнан соң, балалар өйрәнелгән материалдан нәтиҗәләр ясадылар, «Янгын чыкса, нишләргә» дигән викторинаның йомгаклау сорауларына җавап бирә алдылар.
Олы Мишә авылы китапханәчесе “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә Түбән Саурыш авыл клубында “Китаплы кич” исемле мәдәни чара үткәрде. Бу чарада шушы көннәрдә үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүче язучылар: Рәдиф Сәгъди белән Зиннур Хөснияр китапларына күзәтү үткәрелде. Әсәрләреннән өзекләр укылды.
Субаш авылының клуб яны территориясендә җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" дип исемләнгән җәйге уку программасы эшләде. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.
Шахмат уйнау хәтерне, акыл сәләтен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала. Китапханәче чарада катнашучыларга шахматның төшенчәсе, тарихы һәм бер гаҗәеп сихри дөнья икәне турында сөйләде. Барысы «Шахмат юлы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Соңыннан шахматның дөрес куелышын, уен кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм, әлбәттә, ярышларда катнаштылар.
Әмма җәйге каникуллар күңелле генә түгел, ә файдалы да узсын өчен кызыклы китаплар да укырга кирәк. 17 июль көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган «Җәйге каникуллар күңелле китап белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Татар әдипләренең юморга бай шаян хикәяләре, кызыклы шигырьләре, халык әкиятләреннән торган күргәзмәдәге китапларны кычкырып укулар оештырылды.
Балаларга Курск сугышы башлануы, совет солдатларының һәм офицерларының тиңдәшсез батырлыгы, Бөек Ватан сугышының иң зур танк сугышы буларак тарихка кереп калган Прохоровка авылы янындагы сугыш турында сөйләнде.