Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Олы Мәтәскә авылы да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Авылыбызның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә. 17 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезәмәткәрләре чишмәләр белән таныштыру, аларның яннарын матурлау максатыннан “Һәр авылның үз чишмәсе ”дигән исем белән укучыларга экскурция оештырдылар.
Әбде авыл китапханәсендә «Үсемлекләр турында нәрсә беләсең?» дигән тематик чара узды. Мәдәният йорты директоры Ф. А. Козина балаларга туган ягыбызның дару үләннәрен табигатьтә ничек танып белергә кирәклеге турында сөйләде. Ромашка, меңъяфрак, бака үләне, кычыткан, тузганак, үги ана һәм башка дару үләннәре, аларны җыю кагыйдәләре һәм шифалы үзлекләре белән таныштырды.
Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә укучылар өчен “Сәламәтлек иленә юл” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Укучылар хәрәкәт һәм сүз уеннарында, сорау һәм җаваплар минутында, сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларны чишүдә актив катнаштылар. Шулай ук балалар клуб мөдире әзерләгән уеннарда бик теләп катнаштылар.
Ул китап белән мөнәсәбәткә һәм иске китапларны ремонтлауга багышланган иде. «Каждый должен разбираться, как же с книгой обращаться» дип исемләнгән әңгәмә вакытында китапханәче китаплар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләде, китаплар нәрсәне яратмый, ә нәрсәгә рәхмәтле булуларын искәртеп үтте.
Балаларга табигать турында китаплар уку, әйләнә-тирә мохит турында күбрәк мәгълүмәт бирү максатыннан Иске Җөри авылы мәктәбе белән берлектә “У природы есть друзья: это-мы и ты и я» дип аталган чара үтте. Чара туган як табигатен саклау һәм коткару, туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру зарурлыгына юнәлтелгән иде. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар,табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттелэр. Чара ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.
Чара «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар» китап күргәзмәсенә күзәтү ясаудан башланып китте. Катнашучылар һәркем белергә тиешле әдәпле сүзләр белән таныштылар һәм ни өчен аларны тылсымлы дип атарга мөмкин. Балалар В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен укыды, «Әдәпле сүзләр сүзлеге» конкурсында катнаштылар, сәламләү сүзләрен, рәхмәт әйтү, гафу үтенү сүзләрен дөрес билгеләделәр. Шулай ук алар «Вставь словечко» һәм «Круговорот приветствий» уеннарында актив катнаштылар. Әдәплелек шәһәренә сәяхәт кылып, балалар өйдә, кунакта, китапханәдә һәм урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында белделәр.
Күкчә авыл китапханәсендә Фәирүзә Мөслимованың 70 еллыгына багышланган “Еракка яңгырасын көмеш моң” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Фәирузә Мөслимова - шигърият һәм проза жанрларында күпсанлы әсәрләр авторы, тәрҗемәче, күпләрнең яраткан авторы. Китапханәдә балалар авторның кызыклы шигырьләрен укыдылар. Әдәбият сөючеләр өчен Фәйрүзә Мөслимова “Ярату яралары”, “Апрель кары” шигырь җыентыклары буенча таныш. Балалар өчен “Бүләк”, “Татарча әлифба” дигән китаплар язды.
Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Фәнил Галиевка 85 ел тулу уңаеннан «Якташ язучыбыз Фәнил Галиев» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Якташ язучыларыбызның китаплары бик кирәк һәм алар кешеләр күңелендә һәрвакыт тере кайтаваз табалар. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган як турында белемнәрне киңәйтә һәм баета.
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен клуб янындагы мәйданчыкта “Күңелле стартлар” уены оештырдылар. Балалар ике командага бүленеп төрле спорт ярышлары, кызыклы эстафеталар, хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар. “Җитезләр” һәм “Өлгерләр” командасы уеннарны төгәл һәм оста итеп башкардылар. Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар. Спорт чарасы балаларны тагын да берләштерде.
Шәдке авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь, танылган юрист Фәнил Галиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Ерак һәм якын елларда..."дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә язучының китаплары тәкъдим ителә. Ф.Галеев иҗатының төп юнәлеше — детектив жанры, әмма соңгы елларда язучы ешрак этика, көнкүреш һәм тарихи темаларга яза башлаган иде. Китапханә Фәнил Галиев әсәрләре буенча төбәкара буктрейлерлар конкурсында катнаша.