ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр бөтендөнья күрмәүчеләре тормышында «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Ак таяк – ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле. Шул уңайдан 23 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Алар тормышны йөрәкләре белән күрәләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Күз күрүе начар булган кешеләрне китап укуга тартып, китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Китап сукыр кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торган сурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә.

18 октября в Казанском культурном центре "Сайдаш" состоялся концерт фестиваля конкурса в рамках Дней культуры муниципальных образований Республики Татарстан.

Казаклар авылы китапханәсендә “Китап – үз укучыларын көтә!” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Яхшы китап укудан һәм тәмле конфетлардан организмда "шатлык" гормоны барлыкка килә. Китаплар һәм конфетларның уртак яклары бар икән.

  23 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көйне уйлап тап” –дип исемләнгән музыкаль бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә авыл яшьләре  катнашты. Музакаль- бәйге  командалар арасында узды. Бәйгедә халык җырлары, хәзерге заман җырлары куелды.Катнашучы ике командага 5 әр җыр тәкъдим ителде. Ике команда да бик актив катнаштылар.

Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Татар халык әкиятләре аша балаларда әхлак тәрбиясе камилләштерелә. 23 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасына барып «Әкиятләр –халкым җәүһәре» дигән чара оештырды. Балаларга матур тәрбияви әкиятләр укылды. Алар буенча фикер алышу оештырылды.

19 октябрьдә, Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь буын белән актуаль тема буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр. Алар яшьләргә энергия эчемлекләренең кеше организмына йогынтысы турында мәгълүмат бирделәр, кеше сәламәтлегенең белемгә һәм мөстәкыйль, белә торып нәрсә сайлауга бәйле булуын күрсәттеләр һәм энергия эчемлекләренең эффектлары белән бәйле ялгыш карашлар турында сөйләштеләр. Чара диалог рәвешендә үтте.

Ул Россия Президентының 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган. 2024 елда бу дата 20 октябрьгә туры килә. Әтиләр турында бик күп хикәя, повесть һәм әкиятләр язылган. Олы Мишә авыл китапханәсе әтиләр көне уңаеннан балаларның әтиләре белән бергә китап укыганнарын фотога төшереп, фоторепортаж үткәрергә тәкъдим иткән иде. Бу чарага бик теләп катнашкан гаиләләр үзләренең фотолары белән бүлештеләр.

Әтиләр көне уңаеннан  Максабаш авылы китапханәсендә  «Әтием – ил терәге» исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар  яраткан әтиләрен үзләре күргәнчә сурәтләргә тырыштылар. Һәр бала өчен аның әтисе иң әйбәт, хезмәт сөючән, батыр һәм якын. Барлык рәсемнәрдә дә үзләренең якын кешесенә карата җылылык һәм  мәхәббәт сизелә. 

Бу сүзләрнең мәгънәсе дә охшаш. Әти — һәркемнең тормышында төп ир-ат, ул гаилә терәге, ул хуҗа һәм яклаучы. Ул гаилә исемен һәм намусын һәм үзенә күрә нәселен кадерләүче, чөнки аның дәвамчысы һәм фамилиясен йөртүче

Шуны истә тотып, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Баландыш мәдәният йортында “Нәрсә ул терроризм һәм аны ничек җиңәргә?” дигән исем астында түгәрәк өстәл үткәрелде. Чара барышында тагын бер тапкыр «терроризм», «террорчылык акты» төшенчәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда уяу һәм игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерделәр. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International