ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Күп очракта инвалидларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма аларның күбесе көчле рухлы, сокланырлык тормыш белән яши һәм еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны чын күңелдән яраталар, һәр көнне кадерләп, шатланып каршы алалар. Шушы көчле рухлы шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан Сауш авылы китапханәсендә «Көчле рухлылар иҗаты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз — Ф. Яруллин, Г. Сагиров, Р. Шәрипов китаплары, Л. Салахутдинова шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Шулай ук совет чоры классикларының — Н. Островскийның «Как закалялась сталь», Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке», В. Короленконың «Слепой музыкант», А. Лихановның «Солнечное затмение» әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Мондый әдәбият безнең дөньяны яхшы якка үзгәртергә, кешеләргә аңлау һәм мәрхәмәтлек хисләре уятырга ярдәм итә.

    2025 елның 07 декабрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 зона этабында катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алдылар:

1 урын - ҖаббароваФәридә

3 урын-Саруханян Милена

 3 урын-Гайнетдинов Рәсүл

 2 урын - Җаббаров Алмаз

Ул ил территориясендә яки чит илләрдә хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган, әмма исемнәре билгесез калган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә багышлана. Бу көн Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгына рәхмәт сүзләре белдерү символы булып тора. Билгесез Солдат көнендә төрле истәлекле чаралар оештырыла. Быел безнең мәктәп белән берлектә «Кызыл канәфер» акциясе үткәрелде. Дәүләтшина Ләйлә бу көннең мәгънәсен тәэсирле итеп сөйләде. Аннары катнашучылар кызыл канәферләр ясап, аларны Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәйкәленә куйдылар. Бу гамәл батырлар истәлегенә хөрмәт хисләрен тагын да ныгытты.

Бу әһәмиятле датада бөтен дөнья буйлап узучы акциянең символы — кызыл тасма — ВИЧ/СПИД проблемасының җитдилеген һәм мөһимлеген аңлау билгесе булып тора. Кызыл тасма — гади бизәк кенә түгел, ул бу диагноз белән яшәүчеләргә теләктәшлек күрсәтүнең халыкара символы, бу авыру аркасында безнең арадан киткәннәрнең истәлеге һәм киләчәккә өметнең нуры. Кызыл тасманы күбрәк кеше тагып, СПИД проблемасына игътибарны арттыру һәм пандемиядән зыян күргән миллионлаган кешегә ярдәм итүне таләп итүчеләрнең тавышын көчәйтә алабыз. Бу символ безне аңлауга, мәгълүматлылыкка һәм толерантлыкка омтылуда берләштерә, кешеләр арасында мәрхәмәтлек, хөрмәт хисләрен уята. Без дә мәктәп белән бергә бу мөһим акциягә кушылып, һәркемгә кайгырту, ярдәм һәм ихтирам күрсәтү кирәклеген искәрттек. Кызыл тасма — безнең уртак җаваплылык һәм якты киләчәккә ышаныч билгесе булсын!


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Безнең җәмгыятьтә гаделлек, ачыклык һәм җаваплылык принципларын ныгыту өчен һәркемнең актив катнашуы мөһим. Бу, үз чиратында, коррупцияне киметүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын арттыруга зур ярдәм итәчәк. 9 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция темасына багышланган “Строим будущее без коррупции” исемле мәгълүмати күргәзмә куелды. Күргәзмәдә укучыларга коррупция һәм ришвәтчелек проблемаларына багышланган вакытлы матбугат материаллары, шулай ук әдәбият тәкъдим ителде. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын тирән һәм күпкырлы итеп чагылдырган Н. В. Гогольның «Ревизор» һәм «Мёртвые души», А. Н. Островскийның «Бесприданница. Гроза», А. С. Грибоедовның «Горе от ума» әсәрләре дә урын алды. Бу әсәрләр аша укучылар җәмгыятьтәге әхлакый проблемаларны аңларга һәм аларга каршы торырга өйрәнә ала.

2025 елның 07 декабрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге»бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 зона этабында катнашты.

Инвалидлар декадасы кысаларында Теләче үзәк китапханәчесе Имамиева Д.М. «Күңел җылысын бүләк итик» акциясе барышында мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар белән очрашты. Ул һәркем өчен күңелгә якын, үзенчәлекле әдәбият сайлап алды, җанлы әңгәмәләр үткәрде, яңа әдәби әсәрләр тәкъдим итте. Мондый визитлар китаплар китерү генә түгел, ә өйдән сирәк чыгучылар өчен чын – чынлап аралашу һәм рухи күтәренкелек бүләк итү булды.

Ноябрьнең соңгы көннәрендә, бөтен ил иң кадерле кешеләребез — әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткергән мизгелләрдә үткәрелгән бәйрәм кичәсе чын мәгънәсендә йөрәкләргә якын һәм үзенчәлекле булды. Ул ана булуның чиксез мәхәббәттән генә түгел, тирән борчылу, горурлык һәм өмет белән дә тулган изге халәт икәнлегенә багышланды. Айдар авылы китапханәсендә «Дөнья ямьле әни булганга!» дип исемләнгән чарага Россия армиясе сафларында хезмәт итүче, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы уллары булган әниләр чакырылды.

9 декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн халыкның үз каһарманнарын искә алу, бөек хезмәт казанышларын һәм героик еллар истәлекләрен яшь буын күңелендә яңарту өчен мөһим бер вакыйга булып тора. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбенең укучылары өчен «Батырлык ул – рухи матурлык» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр.

29 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Талантлы яшьләр — халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән районкүләм яшьләр фестиваленең гала-концерты зур тантана белән узды. Бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге фестиваль яшьләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора. Айдар авылы китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсеннән Фәнзия Фаляхова һәм Фирүзә Хасанова “Нәфис сүз” номинациясендә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, лаеклы рәвештә икенче урынга ирештеләр. Аларның уңышлары һәм тырышлыклары муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинурович Хамидуллин тарафыннан югары бәяләнде һәм бүләкләнде. Әлеге чара яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтүгә, рухи байлыкларын арттыруга һәм халкыбызның киләчәгенә ышаныч уятуга зур өлеш кертә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International