ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Мишә урта мәктәбе базасында "Ак каен" көндезге җәйге лагерь үз эшен башлап җибәрде. Лагерьда барысы башлангыч сыйныфлардан 15 бала ял итәчәк. Бүген балаларны яклау көне буларак, стадионда төрле спорт ярышлары, балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.

1 июнь – Балаларны яклау көнендә Казан дәүләтциркында «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсына йомгак ясау кысаларында тантаналы чара оештырылды

Быел,"Библиотөн-2022" акциясенең темасы  "Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы"на багышланды.Әлеге акция кысаларында китапханәдә балалар өчен  әдәби танып-белү программасы, уеннар-викториналар, тематик күргәзмә, татар халык әкиятләрен кычкырып укулар һәм аларны карау оештырылды.

28 май - балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Алан авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Сабый күңелле шагыйрь” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Б. Рәхмәтнең китапханәдә булган китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. “Җәй җитте”, “Минем дуслар” исемле шигырьләре буенча фикер алышу үткәрелде.

28 май көнне Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен китапханә дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты-балаларны «китапханә», «китап фонды», «абонемент», “картотека” кебек төшенчәләр белән таныштыру.

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне-бәхетле балачак бәйрәме. Балалар түземсезлек белән җәй башын көтә. Бу бит җылылык килү генә түгел, яхшы ял итү мөмкинлеге дә.

«Библиотөн 2022» Бөтенроссия акциясе кысаларында Олы Кибәхуҗа авылы китап бирү пунктында «татар фольклоры битләре буйлап» дип исемләнгән танып-белү фольклор сәгате үткәрелде. "Библиотөн - 2022" чарасы барышында акциядә катнашучылар "фольклор" төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштылар.

Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен Тәмәке тартудан дөньяда 5 миллионнан артык кеше үлә.

28 апрель көнне Айдар авылы китапханәсе чираттагы «Библиотөн – 2022 " Бөтенроссия акциясенә кушылды.  Быел ул «Йолалар турында» исеме астында үтте. Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, халыкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу-бүгенге көннең иң мөһим бурычлары.

Акция кысаларында «Чабаталы уен» дип исемләнгән фольклор күренеш күрсәтелде. Кичә барышында кунаклар төрле конкурсларда катнашып, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, халкыбызның күңел бизәкләре булып торган татар халык киемнәре, бизәкләре турындагы сорауларга җиңел генә җавап бирделәр. Кичә авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнеп, чәй өстәле артында дәвам итте. Әлеге фольклор күренеш китапханәнең, мәдәни учакларның яшьләр өчен генә түгел, урта һәм олы буын өчен дә ял итү, аралашу үзәге буларак мөһимлеген, кирәклеген тагын бер тапкыр исбат итте.

Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Замана нинди генә булса да, китапханә белем мәгарәсе булып кала. Шушы мәгарәдә маяк кебек юл күрсәтүче кеше, әлбәттә, китапханәче. Китапханәче – борынгы, кирәкле, катлаулы һәм кызыклы һөнәр.  Хәзер Интернет һәм алгарыш гасыры булса да, китапсыз яшәп булмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International