Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе боерыгы нигезендә, агымдагы елның 25 ноябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы Нәзиров Х.Х. белән берлектә, Теләче муниципаль районы территориясендә профилактик рейд үткәрелде. Төп игътибар түбәндәге мәсьәләләргә бирелде: дәүләт номеры билгесе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык һәм ОСАГО полисы булувы тикшерелде.
2025 елның 28 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү, конкурс булып үтте.
27 ноябрьдә Теләче үзәк китапханәсендә әниләр көне уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу очрашуда “Яшь гаилә” клубы әгъзалары катнашты. Чара барышында әниләргә багышланган китаплардан өзекләр, шигырьләр укылды, әниләрне котлап җырлар җырланды. Ахырда мастер-класста катнашып, әниләр балалары белән берлектә ясалган кул эшләнмәләрен үзләре белән истәлеккә алдылар. Бу чара әниләрнең әһәмиятен, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, шулай ук аларга хөрмәт күрсәтү максатын куйды. Шулай ук әлеге көнгә китапханәдә “Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә төп геройның характерын яки язмышын әни образы аша яктырткан әдәби әсәрләр, журналлар тәкьдим ителде.
Исәнлек булганда, без үзебезнең теләкләребезгә ирешә алабыз, тирә-юньне танып беләбез, җәмәгать тормышында актив катнашабыз, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь табабыз. 25 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә Халыкара шикәр авыруына каршы көрәш көненә багышлап “Шикәр авыруын үз тормышыңа кертмә” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде
Бу көнне рус этнографы, фольклор җыючы һәм язучы, «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге» авторы Владимир Иванович Даль туган. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә «Барысын да беләләр: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр» дигән библиографик сәгать үткәрелде. Чара энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр белән танышуга, алардан файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланды. Китапханәче катнашучыларны китапханә фондындагы сүзлекләрнең күптөрлелеге белән таныштырды һәм алардан ничек дөрес файдаланырга кирәклеген аңлатты. Орфографик сүзлек ярдәмендә уен формасында балалар тексттагы хаталарны төзәттеләр, чит ил сүзләре сүзлегендә чит телдән килеп чыккан сүзләрнең мәгънәсен таптылар, искергән сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар, фразеологик сүзлектә канатлы сүзләрнең мәгънәсен бик теләп таптылар. Чара ахырында китапханәче тагын бер тапкыр сүзлеккә көндәлек мөрәҗәгать итүнең сүзлек запасын арттыру, сөйләмне баету һәм белемнәрне тулыландыру өчен иң җиңел юл булуын тагын бер кат искәртте. Иң мөһиме - аларга мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итәргә онытмаска!
«Әни - минем тормышымның башы» музыкаль – әдәби кунак бүлмәсе әниләрне һәм Шармыш авылы китапханәсе укучыларын җылы, күңелле атмосферада җыйды. Бәйрәмне алып баручы барлык катнашучыларны иң якты көн — Әниләр көне белән котлады. Ул һәр кешенең тормышында әнинең әһәмияте турында сөйләде, аның ярдәм һәм илһам чыганагы буларак ролен ассызыклады.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 11 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Битараф булмаган авыл халкы китапханәче белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә токмач кистеләр. Акциядә катнашучылар өй җылысын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган солдатларыбыз өчен бөтен күңел җылысын һәм изге хисләрен үзләренең хезмәтләренә салдылар. Якын арада кискән токмач гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. “Бу өй ризыгы егетләребезнең йөрәкләрен җылытсын һәм аларга туган як җылысын бүләк итсен”, - дигән теләктә калды катнашучылар.
Чара барышында һәр катнашучыга район прокурорына хокук бозуларны кисәтүгә кагылышлы сораулар бирү мөмкинлеге бирелде.
Айдар авылы китапханәсендә үткәрелгән «Үз-үзеңнән киләчәкне тартып алма!» дип исемләнгән чара начар гадәтләрне кисәтүгә багышланды. Сәламәтлек - кешегә табигать бирә торган кыйммәтле бүләк ул. Бары тик кешедән, яшәү рәвешеннән генә аның гомер буена нинди булачагы тора. Китапханәче сәламәт яшәү рәвешенең, спортны һәм физик культураны начар гадәтләргә альтернатива буларак кабул итүнең файдасы турында әңгәмә үткәрде. Чара барышында яшьләр наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тарту кебек куркыныч бәйлелекләр белән җентекләп таныштылар. Китерелгән мисаллардан тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның яшь организмга нинди коточкыч йогынты ясавын, яшүсмернең шәхесе ничек үзгәрүен, аның сәламәтлеге, гомумән тормышы ничек бозылуын белделәр.