«Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы«Татарстанның бадминтон өметләре - 4 тур» сайлап алу этабында катнашты.
Кеше гасырлар дәвамында үзенә рәхәтлек китерү, газапларын җиңеләйтү яки чынбарлыктан качу өчен наркотиклар куллану юлларын эзли. Наркоманиянең барлык төрләре күптәннән бар, һәм соңгы елларда наркотиклар куллану Бөтендөнья проблемасына әйләнде. Бу мәсьәлә, бигрәк тә, яшьләр, яшүсмерләр һәм кызлар арасында киң таралган. Наркотикларга ияләшү өчен иң куркыныч яшь булып яшүсмерлек чоры санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 23 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Киләчәк үзебезнең кулларда» темасына әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада яшьләргә наркотикларның зарарлары, сәламәтлекне саклау һәм тормышның кыйммәте турында сөйләшүләр булды. Әңгәмәдә катнашучылар наркотиклардан ерак тору, спорт белән шөгыльләнү, иҗади эшчәнлеккә вакыт бүлү кебек сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юлларын карадылар.
Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота, чөнки алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә һәм уйлау — фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак” дигән әйтем дә бу хакта сөйли. Табышмаклар мең еллар дәвамында сакланып килгән, аларда предметның үзенчәлекләре, сыйфатлары ярдәмендә җавап табу мөмкинлеге бирелә. 19 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Табышмак әйтәм-беләсеңме?» дигән мәдәни чара үткәрделәр. Чарада катнашучы укучылар “Шигъри табышмаклар”, “Шаян табышмаклар”, “Сорау табышмаклар”, “Арифметик табышмаклар” һәм “Әкият” геройлары турында кызыклы табышмакларга җавап бирүдә катнаштылар. Табышмаклар ярдәмендә халык авыз иҗатының байлыгын һәм фольклорның әһәмиятен аңлау мөмкинлеге туды. Чара, шулай ук, яшь буынга халык мәдәниятен һәм традицияләрен танытуга ярдәм итте.
Әдәби батлда иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышты, алар үзләренең әдәби белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар. Викторина сораулары классик һәм заманча әсәрләрне үз эченә алды, һәр команда үзләренең белемнәрен сынап карады. Шулай ук укучылар яраткан әсәрләре турында сөйләшеп, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Теләче” спорт мәктәбе 2011 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча интернациональ сугышчы Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе коллективы белән берлектә 30 тапкыр уздырыла.
Бу кичэ әниләр көнен билгеләп үтүнең искиткеч ысулы булды һәм барлык катнашучыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
28 ноябрь көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Нурания Гыйльметдинованың “Яшик әле, Теләче” дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Нәкъ менә бу көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 34 ел тулды. Китапта Теләче районы яңадан торгызылганнан алып бүгенге көнгә кадәр булган үзгәрешләр сурәтләнә. Яшәешебезнең һәр өлкәсенә караган бу үзгәреш-уңышлар матур күзәтүләр аша укучыларга җиткерелә. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйлван улы Фәтхуллин, районыбызның хөрмәтле җитәкчеләре, укытучылары һәм укучылары катнашты. Кичә мөхтәрәм кунакларыбызның чыгышлары, якташларыбыз — Рәсим Низамов, Инсаф Бәдретдинов җырлары, Дамирә Миннебаеваның Альмир Галиуллин башкаруында шигыре белән үрелеп барды.
Халыкара Әниләр көне алдыннан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп укучылары белән «Әниләр елмайсын» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны әниләр көне бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар: әлеге бәйрәм ничек, кайчан һәм ни өчен барлыкка килгән, ул башка илләрдә билгеләп үтеләме, әниләргә нинди теләкләр теләргә һәм нәрсә бүләк итәргә була. Балалар рус һәм татар язучыларының әниләргә багышланган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. «Әнинең ярдәмчеләре», «Әниеңнең һөнәрен беләсеңме?» бәйгеләрендә катнаштылар, мультфильм геройларын, аларның әниләре турында әйткән сүзләрен искә төшерделәр. Чара азагында китапханә хезмәткәрләре балаларга әниләренә ешрак ягымлы сүзләр әйтергә һәм үз-үзләрен тотышлары белән сөендереп торуларын теләделәр.
Теләче балалар китапханәсендә Бөтендөнья балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан «А» дан «Я» га кадәр синең хокукларың» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучы балаларга кешегә тумыштан бирелә торган төп хокуклар аңлатылды, шулай ук «Кеше хокуклары Конвенциясе» һәм «Бала хокуклары Конвенциясе» белән таныштырылды. Балалар өчен «Рөхсәт ителә – тыела» интерактив викторинасы оештырылды, анда алар үз хокуклары һәм вазыйфалары турында фикер алыштылар. Ахырда, яраткан әкият геройлары мисалында хокукларның кайда бозылуын билгеләп үттеләр һәм килеп туган ситуацияләрдән чыгу юлларын тәкъдим иттеләр.
Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан «Мин-бала, мин-кеше» исемле аралашу сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә хокукый культура формалаштыру. Китапханәче укучыларны балалар хокукларын яклаучы төп документ – “Бала хокуклары турындагы конвенция” белән таныштырды, бергәләп Россиянең төп законын – Конституцияне искә төшерде, шулай ук балаларга төп хокуклар укылды. Ахырдан катнашучылар барысы да: «Законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк», - дигән нәтиҗәгә килделәр.