ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Чара кысаларында укучыларга университетны күрсәттеләр, аның Россиядә иң яхшы дип саналган укыту – лаборатория һәм фәнни – тикшеренү базасы белән таныштырдылар.

Авылыбызның 19 талантлы шигырь сөйләүчесе районыбыздан килгән хөрмәтле жюри әгъзалары каршында үзләренең яраткан шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Чара театральләштерелгән сценарий буенча үрелеп барды. Шигърият сөючеләребез якташ язучыларыбыз Сәйдә Зыялы, Нурулла Абдуллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен яратып башкардылар. Бу конкурс яшь талантлар өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә шигърияткә мәхәббәтне арттыру өчен дә әһәмиятле чара булды.

Концертта нәфис сүз осталарының чыгышлары, җырлар, биюләр халык күңеленә үтеп керде. Аеруча Мөхәмәтхановларның гармуннарда уйнаулары Айдарлыларны җанландырып җибәрде. Кызларның җыры да күңелләрне эретерлек матур иде. Бу концерт авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде, мәдәни бәйләнешләрне ныгытып, барлык катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Шундый чараларның үткәрелүе авылның мәдәни тормышын баета һәм халыкны берләштерә.

Очрашу вакытында катнашучылар хәрбиләрнең батырлыклары турында китаплар, әдәби әсәрләр һәм мәкаләләр укыдылар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатлар -Хәйретдинов Илсур һәм Гарифуллин Раилне искә алдылар. Бөек Ватан сугышы һәм МХО зонасында катнашучыларына ясалган альбом каралды. Очрашуда катнашучылар хәрбиләрнең батырлыклары, аларның тарихы һәм туган ил өчен күрсәткән хезмәтләре турында фикер алыштылар.


 

Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Мәгълүмат сәгатенең максаты – балаларга үз хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук, аларга үз мәнфәгатьләрен яклый белүнең мөһимлеген аңлату. Чара балаларда үз-үзләренә ышаныч хисе тәрбияләүгә һәм җәмгыятьтә үз урыннарын аңлауга ярдәм итте.

Теләче муниципаль районының Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы -2026» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының 1 туры узды. Конкурста барлыгы 11 педагог катнашты: «Педагогик дебют» номинациясендә - 1 педагог һәм «Ел укытучысы» номинациясендә - 10 кеше. Конкурсның финалы 5 декабрьдә Үзәк урта мәктәбендә узачак.

Теләче муниципаль районы прокуроры Елена Ивановна Суглова Олы Мишә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты. Җыелыш кысаларында район прокуроры балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалаучы дәүләт органнары системасы, укучыларның да, ата-аналарның да хокуклары бозылган очракта, балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләрне профилактикалау очрагында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган хокук саклау һәм контроль органнары координаталары турында мәгълүмат җиткерде.

Әлеге көн уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә яшь китап укучыларны бер-берсенә йомшак мөнәсәбәттә, игелекле, шәфкатьле булырга, теләктәшлек күрсәтергә өйрәтүче китаплар тупланмасы әзерләнде. Биредә Виктор Драгунский хикәяләре, Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда», Валентин Катаевның «Цветик-семицветик», Элинор Портерның «Полианна», Валентина Осееваның «Волшебное слово», Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» кебек катлаулы ситуациядән чыкканда бердәнбер чишелешне табарга ярдәм итә торган әсәрләр тәкъдим ителде.


27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балалар иҗат үзәгенең Олы Мишә урта мәктәбендә эшләп килүче «Нур» театр коллективы, җитәкчесе Хәмидуллина Фирүзә Зөфәр кызы, Шәүкәт Биктимеров исемендәге XIII Республика балалар театр сәнгате конкурсында катнашып, 3нче урынны яулады! Артистларыбызга алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында әниләр көне алдыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.,Минһаҗева Г.Р., Нуртдинова Р.С., Гайнутдинова Р. М),  җылы атмосферасында «Әни белән акыллы уеннар» чарасы үткәрелде. Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары балаларыбыз өчен “Алдынгылар хәрәкәте”нең остазлары булып торалар һәм алар балаларның әниләре өчен күңелгә үтеп керә торган үз куллары белән эшләнгән  бүләкләр тудырдылар һәм чарада актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International