Татарстан Республикасының баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильнур Ильдарович белән районда ремонт таләп ителүче объектларда булдык. Бүген район хакимияте, ЗАГС, социаль яклау бүлеге биналарында һәм Теләченең беренче номерлы бакчасында эш бара. Сыйфатка игътибар итеп, эшне тагын да тизләтү генә кирәк.
19 нчы апрель көнне район мәдәният йортында Балалар иҗат үзәге ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестивален уздырды. Әлеге чарада 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар һәм иҗат гаиләләре катнашты, алар үзләрен төрле яктан сынап карый алдылар. Фестивальдә барлыгы 200дән артык бала катнашты.
Агымдагы елның 21 апрелендә Байлар Сабасында «Татарстанның шэхси кубогы – 2 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улынын 8 тәрбияләнүчесе катнашты.
Укучылар арасында Заббарова Ф. и Тимербаев К. 3 урынны яуладылар.
2004 елдан бирле үткәрелә торган Акция белемне, рус теленә кызыксынуны арттыруга, рус сөйләм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бу көнне барлык теләүчеләр дә рус теленнән белемнәрен тикшерә алдылар. Диктантны язуда Теләче урта мәктәбе укучылары катнашты. Юбилей елында текст авторы булып Екатеринбург язучысы Анна Матвеева, күп тапкырлар «Зур китап» премиясе финалисты тора. Текстны Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Елена Яковлевна укыды. Диктантның нәтиҗәләрен 20 апрельдән соң totaldict.ru сайтында белергә мөмкин булачак.
Гаилә – һәркем өчен иң кадерле сыеныр урын. Гаиләләр тату, әти-әниләр һәм балалар сәламәт булганда, авырлыкларны җиңү авыр түгел. Матур гаилә коруның да сере гади: өйдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәсә, шул җитә. Гаилә елы уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 12 апрель көнне “Гаилә белән берлектә” дигән исем очрашу кичә үткәрделәр. Очрашуга авылыбызның фермер гаиләләре чакырылды. Алар үзара фикер алыштылар, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара чәй табыны артында узды.
Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.
Һәр ел саен 12 апрель көнне Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның нәкъ менә шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла.
Фатих Хосни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында район күләмендә мәктәпләр арасында үткәрелүче конкурс-әдәбиятыбызның йөзек кашы Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында “Әдәби хәзинә” VI районкүләм интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Бу чарада безнен Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем укучылар уңышлы чыгыш ясап, “Рухи мирас” номинациясендә призлы урыннар алдылар. “Димура”гаилэ ансамбле 2 урын (Җитәкчесе-Заһидуллина А.Н.), Гилязиева Мәдинә 3 урын (Җитәкчесе- Тимербайева Ф. М.) Котлыйбыз!
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Сәламәтлек иленә сәяхәт” (“Путешествие в страну ЗОЖ”) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар. Китапханәче укучыларга сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану турында сөйләде, китапларга күзәтү ясады. Чара барышында укучылар сәламәтлек темасына багышланган табышмакларга, викторина сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр. Ахырдан укучылар дәрестән тыш уку өчен матур әдәбият китаплары яздырып алдылар.
12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Барлык кешеләр дә бер күк астында яши. Аның матурлыгы якты хисләр уята, иҗади илһамга этәргеч бирә, һәм кулга карандаш алып рәсем ясыйсы килә.