ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга

1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә халыкара экологик бәйрәм - кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә.  Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында Айдар авылы китапханәсендә «Кошлар - әдәби әсәрләр геройлары» дип исемләнгән эко викторина уздырылды.

«Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елларда туган, 2014-2015 елларда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырылды.

Шармыш авыл китапханәсе бөек рус язучысының тууына 215 ел тулуга багышланган «Великий мастер языка и слова Николай Васильевич Гоголь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

«Хәкимова Ф.Т.» шәхси предприятисенә караган «Маяк» кафесында быелгы Рамазанның соңгы Ифтары булып үтте. Ул авыл хуҗалыгы предприятияләре иганәсенә үткәрелде.

Арча районында "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез " республика бәйгесенең зона этабы узды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында төзелеп килүче терлекчелек комплексы төзелеше белән танышты, төзелешт-монтаж эшләрен алып баручы подрядчы оешма җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

Теләче муниципаль районы Башлыгының Ураза бәйрәме уңаеннан котлавы

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 17 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

29 март көнне  Балык Бистәсе Олы Елга авылы спортзалында  2010 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк туган егетләр арасында көрәш буенча район беренчелеге булып узды.  Бу ярышта Балык Бистәсе, Теләче районы командалары катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Кама Тамагында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды, анда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камилевич Назмутдинов командасы катнашты. Безнең команда барлык уеннарда җиңү яулады һәм 1 урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International