8 май көнне Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш авылларында “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы” уңаеннан митинг үткәрелде. Бу митингта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары бик актив катнаштылар. Мәктәп укучылары һәм укытучылар , кулларына “Үлемсез полк” портретларын, шарлар, флаглар һәм чәчәкләр күтәреп, колоннага тезелеп авыл буйлап обелискка төштеләр
Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары, килгән кунаклар катнашты.
Тантаналы линейканы мәктәп директор Чернов Петр Александрович ачып җибәрде. Ул барлык килгән кунакларны, сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады.