Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Габделнур Аглямзянович тәбрик итте. Килгән кунак Корбанбикә Шагеевнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырды. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.