ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе
26 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Халыкның теле ул - рухи яшәешнең беркачан да шиңми торган мәңгелек чәчәге"  дип исемләнгән әңгәмә үткәрү йөзеннән китап күргәзмәсе куелды. 
Укучыларның әти- әниләре белән танышу, аларга  мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү, балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту,  мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру максатыннан 5-нче сыйныфта “Гаилә бәйрәме” үтте. 
Балалар бик тырышып үз көчләрен куйдылар. Һәр бала бу конкурста бик теләп катнашты. Алар ясаган рәсемнәрен әби - бабайларына бүләк иттеләр. 

Шул максаттан Максабаш балалар бакчасында әти-әниләр белән бәйрәм кичәләре , “Ачык ишекләр” көне үткәрелә. Шулай ук әти-әниләр балаларның дәресләрендә дә еш булучы кунаклар.

   

Ул хәрби-патриотик айлыгының  йомгаклау этабы булып тора. Укучылар ике командага – “Торнадо” һәм “Ак Барс ” командаларына бүленеп, көч сынаштылар. 

Бакчабызда “  Җиңүнең 70 еллыгын каршылап “ дигән күчмә папка эшләнеп куелды, сугыш вакытындагы авыр тормыш турында балаларга рәсемнәр, презентациялэр аша аңлату эшләре алып барабыз,” Безнең бабаларыбыз “дигән темага альбом эшләп куелды.

Шул уңайдан Иске Җөри балалар бакчасында “Сугыш турында нәрсә беләсең?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында тәрбияче Бөек Ватан сугышы, халкыбызның ничек яшәве турында сөйләде, сугышны чагылдырган рәсемнәр белән күрсәтте. 

Кичәгә армия сафларында хезмәт иткән әтиләр чакырылган иде. Алар хезмәт иткэән елларны кабат  искә төшерделәр. Кичә спорт ярышлары белән бергә бәйләнеп барды. Кичәне балалар һәм әтиләр арасында шахмат буенча ярыш белән тәмамладылар.

Узган атнада да зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Галияхметова З.А. белән Юсупова Г.Ф. балалар белән “Бөек Ватан сугышының язучы- геройлары М.Җәлил һәм А.Алиш”  темасына әңгәмәләр үткәрделәр, балаларга бу язучылар иҗат иткән әсәрләрне укыдылыр, презентацияләр күрсәттеләр. Балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тагын да киңәйттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International