19 сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәсе рәисен сайлаулар узды. Сайлау процессы үсеп килүче буында актив тормыш позициясен формалаштыру, иҗтимагый тормышта катнашырга әзер булу, шулай ук проблемалы хәлләрне күрә белүне үстерү һәм аларны хәл итү юлларын табу өчен булдырылган. Сайлаулар узды, «Беренчеләр хәрәкәте» рәисе Заббарова Ф , сәркатибе Саруханян М. сайланды. Бу инициативалы балаларга уңышлар телик, чөнки алар якын арада мәктәп һәм район дәрәҗәсендә үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын үтәүгә керешәчәкләр. Алга, Беренчелэр!
19 сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф., Магсумова Р.М., музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С ., танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балаларны мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г, һәм “Алдынгылар хәрәкәте”нен остазлары каршы алды. Балалар үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. Шулай ук балалар китапханәдә, музейда булдылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.Мәктәп балаларга ошады.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик атна кысаларында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр гаҗәеп коллектив эш ясадылар. Иҗади проект төркемдәге барлык балаларны мөһим юл объектын үз куллары белән ясарга омтылуда берләштерде.
Күренекле рус теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, хәзерге русистиканың яңа юнәлешенә — сөйләм культурасы теориясе һәм практикасына нигез салучы, рус әдәби теле тарихчысы, бөтен дөньяда рус телен өйрәнүче атаклы бер томлы «Рус теле сүзлеге»нең авторы С.И. Ожеговның тууына 2025 елда 125 ел тула. Шул уңайдан, 18 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре урта яшьтәге мәктәп балалары белән «Сергей Иванович Ожегов - сүзлек-кеше» дигән китапханә дәресе үткәрделәр.
Чарада “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар катнашты. Кичә кысаларында туган авылга һәм туган якка багышланган шигъри әсәрләр укылды. Бу чара туган җиргә тирән мәхәббәт белдерү, шулай ук төбәкнең мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өчен мөһим булды. Катнашучылар үз хисләрен һәм истәлекләрен уртаклашып, кичәне аеруча җылы һәм мәгънәле иттеләр.
Балаларга кунакка кәрҗин тулы уңышларын төяп, көз кызы үзе килде. Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, витаминлы җиләк-җимешләр турында сөйләде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар. Ахырдан һәркайсы дәрестән тыш уку өчен, өйләренә китаплар яздырып алдылар. Бу сәгать балаларда көзнең матурлыгын һәм аның байлыкларын аңларга ярдәм итте, шулай ук укуга кызыксыну уятты.
Чараның максаты – балаларга тарихны һәм әдәбиятны кызыклы формада җиткерү, аларда патриотик хисләр уяту.Балалар үз Ватаннарының тарихын һәм әдәбиятын искә төшерделәр, чөнки һәр кеше үз илен яратырга, үз чыганакларын белергә һәм үз халкының үткәне турында истәлекне сакларга тиеш. Уен формасында катнашучылар тарихыбызның героик битләре белән таныштылар, үз белемнәрен күрсәттеләр һәм Ватаныбызның данлы үткәне, шулай ук ил тарихында эз калдырган атаклы кешеләр белән очраштылар. Бигрәк тә «Филфордларны бел» һәм «Әдәби Россия» бүлеге истә калды, анда уенчылар Россия турында тәкъдим ителгән шигъри әсәрдән өзекне декламацияләргә тиеш иде. Уен җанлы һәм кызыклы узды, катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр калдырды.
Быел ул 21 сентябрьгә туры килә. Шул уңайдан 16 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә урманчылар көненә багышлап «Яшел байлык сагында» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Чараның максаты – кешеләрне табигатькә карата игътибарлы булырга һәм урманнарны саклау өчен җаваплылык хисе уяту. Экологик сәгать барышында китапханәче һәм мәдәният йорты директоры катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, урманда эшләүнең әһәмияте, табигать байлыкларыбызны саклаучы һәм арттыручы авылдашларыбыз турында сөйләштеләр. Катнашучылар табигатьне саклауның мөһимлеге һәм һәрберебезнең урманнарны яклау өчен нинди өлеш кертә алачагы турында фикер алыштылар.
Барлыгы 6 команда катнашкан әлеге беренчелектә кызлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Казаклар авылы китапханәчесе Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе китап бирү пунктында укучыларны «Балаларга иң яхшы бүләк – китаплар» дип исемләнгән әдәби мәйданчыкка чакырды. Укучылар китапханәгә кайткан яңа әдәбият белән таныштылар. Шулай ук алар үзләре өчен әле таныш булмаган әсәрләрне ачтылар, кызыклы китаплар сайлап алдылар һәм танылган авторларның шигырьләрен укыдылар. Бу чара балаларның китапка булган кызыксынуларын арттыру һәм яңа әдәбият белән таныштыру максатын күздә тотты.