ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2025 ел
якшәмбе

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Үз геройларыбыз» дигән темага багышланды. Чара барышында китап укучы балаларга «Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлар турында видеоязма күрсәтелде. Чара «Сугыш чоры җырлары» дигән музыкаль өлеш белән тәмамланды.

Татар шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре «Тукай - шигърият чишмәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Балалар Габдулла Тукайның өлкәннәргә дә, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь булуын белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын күрергә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Чара ахырында балалар бөек шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп рәсемнәр ясадылар. Шулай ук, китапханәдә Г. Тукайның китапларыннан һәм балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

Әлеге вакыйгалар уңаеннан, Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Габдулла Тукай - татар халкының бөек символы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, әсәрләре белән таныштылар. Балалар шагыйрьнең төрле тематикадагы шигырьләрен укыдылар. Шулай ук, күргәзмә белән таныштылар, анда Габдулла Тукай әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде.

26 апрель көнне «Библиотөн-2025» Бөтенроссия акциясе кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче илебез өчен Бөек Ватан сугышының әһәмияте турында сөйләде. Бу сугыш илебез намус белән кичергән иң авыр сынауларның берсе булды. Үлемгә каршы барган солдат батырлыгы һәм җиңү өчен бар тырышлыгын куйган тыл хезмәтчәннәре батырлыгы беркайчан да онытылмас!

Аның китаплары балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Бөек шагыйрьнең 139 еллыгы уңаеннан, китапханәнең яшь укучылары өчен «Тукай - сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.                                                                    

Быел ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Быелгы тема – «Үз геройларыбыз», ә акция үзе тарихи хәтерне саклау өчен мөһим мәйданчык булып торды, һәр катнашучыга илебез геройларын хөрмәтләүгә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирде. Кукчә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә тематик әңгәмә үткәрелде.  Катнашучылар фотографияләр белән уртаклаштылар, үткәндәге һәм хәзерге геройлар турында сөйләделәр. Шулай ук, китапханә мәйданчыгында махсус китап күргәзмәләре, почмаклар оештырылды. Чарада катнашучылар фронтта, тылда җиңү яулаган туганнарының гаилә тарихларын сөйләделәр.

26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне, әлеге көнне татар халкы туган тел көнен билгеләп үтә. Башка бәйрәмнәр кебек үк, бу көн дә һәрберебезнең күңелендә аерым урын алып тора.

Быел бөтенроссия акциясенең төп темасы - «Үзебезнең геройлар». Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде, кунаклары өчен патриотик программа әзерләнде. Бөтенроссия акциясе үзләрен кызганмыйча, Ватаныбызны саклаучыларга, батырлыгы һәм хезмәте белән илебез тарихына үз исемнәрен язып калдыручыларга багышлана. Мәдәният хезмәткәрләре сугыш турында «Кычкырып уку»га аерым игътибар бирделәр, чарада катнашучылар эчкерсез хисләр һәм ихтирам уятып, мөһим өзекләрне һәм шигырьләрне кычкырып укыдылар.

26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсе Россиядә 14 нче тапкыр үткәрелә торган «Библиотөн 2025» китап һәм укуга ярдәм итү буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия акциясенә кушылды. Быелгы акциянең гомуми темасы - «Үз геройларыбыз», ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйләнгән.                                        

Аның китаплары балаларны туган якның матурлыгын күрергә, яхшылыкка өйрәтә, гадел булырга өнди. Татар халкының бөек шагыйре нибары 27 ел гына яшәгән. Җиде елдан аз гына артыграк иҗат итү дәверендә ул йөзләрчә шигырь, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат иткән.                 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International