Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) белән “Патша кызы һәм юл йөрү кагыйдәләре”дигән театрлаштырылган күренештә юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәттеләр. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. һәм әти-әниләр катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен-әкият формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.
Авария кешеләрнең сәламәтлеге һәм экология өчен җитди нәтиҗәләргә китерде. Әлеге фаҗигане аңлату максатыннан, 26 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен тематик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар һәлакәтнең төшенчәсе, нәтиҗәсе турында белделәр, ахырда алар: «Чернобыль һәлакәте — тарихның мөһим өлеше һәм без киләчәктә әлеге хәлләрне булдырмас өчен моны истә тотарга тиеш», - дигән нәтиҗә ясадылар.
Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Акциянең темасы - «Үз геройларыбыз». Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына багышланган альбомнардагы мәгълүмат белән таныштылар, шулай ук чарага тематик күргәзмә дә әзерләнгән иде. Китапханәдә авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышлап «Без Ватанга тугрылыклы» дип исемләнгән стенд эшләнелде, бу егетләргә хөрмәт күрсәтү генә түгел, яшьләрдә патриотик аң формалаштыруга да ярдәм итә. Ахырдан чарада катнашучылар тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән ватандашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Агымдагы елнын 25 апреленнэн районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
29 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Элеге чарага килучелэр техникаларын яхшы эзерлэргэ тырышканнар. Кузэтчелек органы талэплэреннэн тыш, техниканын тышкы ослеген чистартып, буяп куюлар, элеге чаранын авыл жирлегендэ аерым статуска ия булуын курсэтэ. Чарада авыл жирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. катнашты.
2025 елнын 25 апрельдэ Олы Мэтэскэ авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор, тагылма арба хэм узйорешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшеру барышында аларнын регистрация документлары, техникаларнын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 38 берэмлек техника куелды. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.
2025 елның 29 апрелендә Теләче районының МБГУ «Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Мототранспорт техникасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында квадроциклларны куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында мондый төр техникалар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Бүген 2025 елның 29 апрелендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «БумБатл» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. Барлык төркемнәр дә катнашты. Барлыгы 500 кг макулатура җыелган. 1 урынны - уртанчылар төркеме (тәрбиячесе Хафизова А. Р. -182 кг., 2 нче урынны - зурлар төркеме (тәрбиячесе Хәбирова Ф.Ф.) 126 кг.,3 нче урынны – иң кечкенәләр төркеме (тәрбиячесе Ибраһимова А. Р.) 82 кг., 4 нче урынны – 1 кечкенәләр төркеме (тәрбиячесе Хазинурова Г. Р.) 52 кг., 5 нче урынны мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбиячесе Хуҗина Р. Г.) 33 кг., 6 урын - 2 кечкенәләр төркеме (тәрбиячесе Һадиева Ф. Г.) 25 кг макулатура җыеп алдылар. Афәрин!
29 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен бик тә мөһим һәм җаваплы темага – һөнәр сайлауга багышланган «Һөнәр сайлау – җаваплы эш» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чара яшүсмерләргә һөнәрләр дөньясына күзаллауларын киңәйтергә һәм тормыш юлларын сайлауда ярдәм итәргә юнәлдерелгән иде.
29 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә мәктәбе укучылары өчен «Еллар аша Җиңү авазы яңгырый» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Әлеге чара балаларда Ватан өчен горурлык хисләре уятты. Алар халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «Георгий тасмасы» ясау серләренә төшенделәр.
Әлеге көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Серле әкиятләр дөньясы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Бөек татар шагыйренең иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Аның гаҗәеп поэмаларын,әкиятләрен, шигырьләрен күп буын укучылары ярата. Китапханәдә Тукайга багышланган чаралар һәрвакыт аерым кызыксыну һәм ярату белән уза. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларын яратып сурәтләделәр. Рәсемнәр күп булса да, конкурс нәтиҗәләре буенча, иң матур дип табылган рәсемнәр призлы урыннарга лаек булды.