Бүген Россия ЭЭМ УУПның Теләче районы буенча вәкаләтле вәкиле полиция капитаны Кадыйров Дамир Габделбәр улы Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты һәм «Питбайклар, квадрацикллар, скутерлар белән идарә итүдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы», «Наркотикларның законсыз әйләнеше өчен юридик җаваплылык», « Мошенниклар йогынтысыннан уяулык (Дропперлар, акчага әйләндерү, вербовка)»,« Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан һәйкәлләргә һәм Мәңгелек утка карата вандализм актлары өчен юридик җаваплылык" темаларына чыгыш ясады.
Быелгы тема – «Үз геройларың» дип исемләнә, акция «Россиядә үз геройларын хәтерләми торган гаилә юк» девизы астында узды. Чара Ватаныбызны саклаучыларга, батырлыгы һәм хезмәте белән илебез тарихына үз исемнәрен язып калдыручыларга багышланды. Көн дәвамында китап укучылар «Еллар, гасырлар аша – хәтерләгез!» күргәзмәсе белән таныштылар, анда Бөек Ватан сугышы турындагы материаллар тәкъдим ителде. Шулай ук, солдатларның батырлыгы турында шигырьләр укылды. Балалар китапханәче белән бергә Бөек Җиңү көне алдыннан тыл хезмәтчәннәренә бүләк ителәчәк «Ветеранга чәчәкләр» мастер-классында катнаштылар.
25 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 139 еллыгы уңаеннан «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Белемлеләр илендә» дип исемләнгән интеллектуаль уен-ярыш үткәрелде. Әлеге уенда «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командалары үзара көч сынашты. Чараның төп максаты – яшь буынның Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуын арттыру, алган белемнәрен практикада куллана белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, шулай ук дуслык, ярдәмләшү һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләү иде. Уен-ярыш бик җанлы һәм кызыклы барды. Укучылар әзерләнгән сорауларга бик теләп һәм актив җавап бирделәр.
Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Шул уңайдан, Теләче район балалар китапханәсе хезмәткәрләре урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Тукай иленә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби-тәрбия сәгате үткәрделәр. Чара барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирделәр, рольләргә бүленеп Тукай шигырьләрен укыдылар. Шулай ук, чарага иллюстратив – китап күргәзмәсе куелды һәм аңа күзәтү ясалды.
Әлеге акция кысаларында табигатьне саклауга һәм экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә чаралар гамәлгә ашырыла. 23 апрель көнне әлеге акциягә һәм Халыкара Җир көне уңаеннан Айдар авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. Алар өмә оештырып, мәдәният йорты тирәләрен, китапханә һәм юл буйларын чүп-чардан арындырдылар, коелган яфракларны җыйдылар. Әйләнә — тирә мохитнең чисталыгы мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү-балаларда һәм өлкәннәрдә табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра.
Татар әдәбияты тарихына Тукай милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. 25 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. «Күңелләрдә яши Тукай моңы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара барышында балалар шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Китапханәче Габдулла Тукайның һәркемгә – олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь булуын сөйләде. Аның китаплары туган якның матурлыгын бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Чара ахырында шагыйрьнең шигырьләре укылды.
Китапханәче балаларны шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Кечкенә дуслар шагыйрьнең матур шигырьләрен яттан укыдылар, җырлар җырладылар. Шулай ук, Тукайның балалар өчен язылган китапларын да зур кызыксыну белән карадылар. Балалар Габдулла Тукайның авырлыкларны җиңеп, киләчәк буыннар өчен әһәмиятле мирас калдырганын белделәр. Мондый чаралар балаларның Габдулла Тукай иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтеп кенә калмый, укуга һәм әдәбиятка мәхәббәтен үстерә, шулай ук туган телгә хөрмәт уята.
Бу бәйрәм якынлашкан саен, Тукай безгә тагын да якыная, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак булып күренә. Тукай биографиясе - дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Г. Тукай үлгәндә аңа нибары егерме җиде яшь кенә була. Аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан 25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Тугры Тукай - татарның онытылмас улы!» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.
Чисталык – безнең эшләрнең бик аз өлеше, алар ярдәмендә без тыныч күк хакына гомерләрен биргән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Бу барлык ветераннарга һәм һәлак булган сугышчыларга хөрмәт. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коры үләннәрне җыештыру, һәлак булган сугышчыларның каберләрен карау һәм обелискларны торгызу — Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклауда мөһим адымнар. Мәдәният хезмәткәрләре мондый чараларда катнашып, мирас һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгырту үрнәге күрсәтәләр. Мондый гамәлләр һәйкәлләрне яхшы хәлдә саклап кына калмый, буыннар арасындагы элемтәне ныгыта, тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияли.
26 апрельдә Татарстанда традиция буенча татар халкының иң бөек шагыйре һәм язучыларының берсе булган татар поэзиясе классигы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр. Аның иҗаты татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә сизелерлек йогынты ясый.