ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2025 ел
сишәмбе

2 май көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә махсус хәрби операция зонасыннан туган авылыбызга кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз - Ришат Зәйнуллин белән «Сезнең белән горурланабыз һәм Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Китапханәдә яшүсмерләр белән җылы әңгәмә узды. Чакырылган кунак хәрби хезмәт көннәренең ничек узуы, солдатлар арасында булган дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләде. «Фронттагы тормышка ияләштек – бар да тәртип» -ди ул.                                                                      

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.Тәрбиячеләр, тәрбияләнүчеләр һәм  “Алдынгыларар хәрәкәте”нең активистлары  кисеп ясалган тематик сурәтләр һәм Җиңү символлары белән тәрәзәләрне бизәделәр.

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Үлемсез полк” күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп бурычы - һәр гаиләдә сугыш аша үткән буын турында шәхси хәтерне саклау.

Балалар  Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан бабаларының портретларын алып килеп, сугыш юллары турында сөйләделәр.

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2025 елның 5 маенда Олы Мишә авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Ярат һәм бел туган төбәгеңне!» дип исемләнгән туган якны өйрәнү әдәби программасы үткәрелде. Туган як тарихын, биредә яшәүче кешеләр турында белү – кызык, дөрес, кирәк һәм мөһим эш. Туган якны өйрәнү программасы әлеге чарада катнашучыларга туган якны өйрәнү әдәбиятын белү, үткән һәм хәзерге тарихыбызны, туган як традицияләрен һәм йолаларын өйрәнү, үз тамырларыңны онытмау, алдагы буыннар белән тыгыз бәйләнеш алып бару мөмкинлеге бирде.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәге «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясен үткәрүне дәвам итә. Әлеге акциянең максаты: яшүсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрү, үсеш бирүче, куркынычсыз һәм бушлай ысуллар турында мәгълүмат бирү.            

Бөек Җиңү көне алдыннан Теләче үзәк китапханәсе «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды, китапханә тәрәзәләрен Җиңүнең төп символлары –  йолдызлар, тасмалар, язулар,  чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде.

6 нчы апрель көнне 8.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Әлеге гореф-гадәт элеккедән үк килә. Гадәттә аны язгы кыр эшләреннән соң оештыралар. Бәйрәмнең әһәмияте шунда, татарларда борынгы заманнардан ук пешкән йомырка мул уңыш теләү һәм начар уңыштан саклану символы булып тора. Әлеге көнне йомырка пешерү һәм буяу, тәмле ризыклар пешерү, кунакларны чакыру, сәламәтлек, иминлек теләп, аларга буялган йомырка бүләк итү гадәте хәзер дә дәвам итә.

Шул уңайдан, 29 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә «Куркынычсызлык безгә кирәк, куркынычсызлык безгә мөһим!» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде. Китап укучыларга хезмәтне саклау буенча норматив-хокукый база, хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәтне саклау буенча законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре турында мәгълүмат тупланган «Хезмәт иминлеге синнән башлана» дип исемләнгән буклетлар таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International