ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр.                                                                           6 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сугыш чоры баласы Сафин Альберт абый белән очраштылар. «Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын», - диде ул.                                                                                                                                                     Тагын күп дистә еллар үтәр, буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Еллар узган саен күп вакыйгалар хәтердән югала, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел.

Февраль аенда Теләче районының барлык мәгариф учреждениеләрендә «Җиңүгә 80 адым» акциясенә старт бирелде . Акция кысаларында Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләре Теләче районының гуманитар үзәгендә булдылар.

Шагыйрәнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә «Резеда Вәлиева иҗаты» темасына әңгәмә үткәрелде. Китапханәдә шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда шигырьләр, әкиятләр, шигъри табышмаклар, җырлар, балалар өчен такмаклар тупланган китаплар күрсәтелде. Чара барышында балалар туган як — Татарстан, аның табигате, дуслыгы турында шигырьләр укыдылар. Резеда Вәлиеваның әсәрләрен балалар да өлкәннәр ярата, алар игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

Халыкара акция кысаларында Күкчә авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә Бөек Ватан сугышы темасына китаплар уку оештырды. Чара ахырында нәтиҗәләр ясалды, Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны һичшиксез укырга кирәклеген, алар аша ата-бабаларыбыз кылган батырлыкларына хөрмәт, истәлек тапшырыла икәнлеге аңлатылды. Шулай ук китапханәдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде.

Георгий тасмаларын тарату акциясе - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан кешеләрне берләштерә торган мөһим һәм кирәкле чара.                                                          6 май көнне Күкчә авылында мәдәният хезмәткәрләре теләгән һәркемгә Георгий тасмалары өләштеләр, әлеге символның әһәмияте һәм тарихы, шулай ук аны йөртү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Әлеге акция тарихи хәтерне сакларга һәм мөһим кыйммәтләрне киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итә, шулай ук бердәмлек һәм патриотизм атмосферасын тудыра.

Аның иҗатында берничә буын бала үскән. Аның иҗади мирасы илледән артык шигырь, повесть, хикәя, әкият һәм риваятьләр җыентыгын тәшкил итә. Аның кайбер шигырьләре музыкага салынган.                                                                                                           

 

7 май көнне Теләче үзәк китапханәсендә китап укучыларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан «Яңа китаплар дөньясында» исемле мәгълүмат көне узды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләгән һәркем әлеге китаплар белән таныша һәм өенә яздыра ала.

Әбде авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Быел ул аеруча әһәмиятле, чөнки без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Яшь патриотлар авыл халкын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм истәлек символы буларак безнең өчен Бөек җиңү яулаганнарга рәхмәт йөзеннән Георгий тасмалары тапшырдылар.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2025 елның 6 маенда Шәдке авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерүдә авыл җирлеге башлыгы Ф.Г.Кадыйров та  катнашты.

21 апрельдән бөтен ил буйлап хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы буларак ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды.  Быел ул аеруча әһәмиятле: без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International