ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Чараны алып баручы кунакларны чәйнең бай тарихы белән таныштырды: кайдан һәм кайчан ул безнең илгә килеп кергән, чәй эчү гадәте ничек барлыкка килгән. Кунаклар чәй турындагы борынгы риваятьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Чәй — табигатьнең иң бай даруханәсе.


19
декабрь, 2025 ел
җомга

   2025 елның 18 декабрендә «Батыр» спорткомплексында 1-2 класс, 3-4 класс, 5-6 класс, 7-9 класс кызлары һәм егетләре арасында, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда районыбызның 7 мәктәбеннән 93 яшь теннисчы катнашты.

18 декабрь көнне «Батыр» спорткомплексында 1-2 класс, 3-4 класс, 5-6 класс, 7-9 класс кызлары һәм егетләре арасында, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда районыбызның 7 мәктәбеннән 93 яшь теннисчы катнашты.  

15 декабрь көнне Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ача һәм ялкаулыкны куып җибәрә торган, халкыбызның иң матур һәм кадерле гореф-гадәтләренең берсе — чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә бу могҗизалы эчемлекне яратып, аңа зур хөрмәт белән карап яшәгән. Ашыйсы килсә дә, эчәсе килсә дә, арыган чакта да, кәеф төшкәндә дә безнең халык һәрвакыт шушы сихри эчемлеккә мөрәҗәгать иткән.

19 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап укучыларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә “Яңа китаплар дөньясында” исемле мәгълүмат көне үткәрделәр. Укучылар игътибарына яңа китаплардан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләгән һәркем әлеге китаплар белән танышты һәм зур кызыксыну белән өйләренә укырга алды.

Халыкара чәй көненә багышланган чаралар кысаларында 18 декабрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп» дип исемләнгән җылы әңгәмә үткәрелде. Татар халкын файдалы һәм тәмле бу эчемлектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булмасын, алар һәрвакыт күңелле чәй табыны артында тәмамлана. Чарада катнашучыларга чәйнең тарихы, аны үстерү һәм җыю урыннары, дөрес пешерү тәртибе, саклау кагыйдәләре, үлән чәйләренең сихәтле үзлекләре турында бай мәгълүматлар тәкъдим ителде. Шулай ук чәй һәм чәй эчүгә багышланган мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар укылып, очрашуга аеруча җанлы һәм җылы рух өстәлде.

Эшебездә өлкән буын хатын-кызлары аеруча зур роль уйный, алар һәрчак җылы ярдәмнәре һәм күңел биреп эшләүләре белән безгә таяныч булып торалар. 17 декабрь көнне алар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә маскировка челтәрләре ясау өчен кирәкле материаллар әзерләделәр.


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Очрашу барышында балаларга заман афәте булган наркотикларның зыяны турында җентекләп сөйләделәр, аның кеше тормышына китерә торган куркыныч нәтиҗәләрен аңлаттылар. Әңгәмә ахырында яшүсмерләр белән наркотикларның зарары турында сорау-җавап формасында кызыклы бәйге уздырылды. Әлеге чара яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче, файдалы һәм мәгънәле вакыйга булып истә калды.

17 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе китап бирү пунктында укучылар өчен «Сүз эчендә энҗе бар» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Балаларга төрле темаларга багышланган мәкальләр, әйтемнәр һәм кызыклы табышмаклар тәкъдим ителде. Алар зур теләк белән җавап биреп, бер-берсен уздырырга тырышып, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Әлеге чара күңелле һәм файдалы мизгелләргә бай булды.

17 декабрь көнне мәктәп укучыларының мәдәни дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Әбде авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында «Этикет мәктәбе» танып-белү чарасы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International