Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 14 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Библиолагерь балалар өчен китапларны ярату, иҗади сәләтләрен үстерү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Ул 4-8 август көннәрендә «Киләчәк» яшьләр үзәгендә үтә. Лагерьның беренче көне «День знакомств/Танышу көне» дип аталды. Балалар бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Шулай ук алар «Жиңү аллеясы» паркына сәяхәт кылдылар. Паркның тарихын белделәр, үзләренә күп мәгълүмәт тупладылар. Ахырдан «Җәйнең хуш исләре» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Бу дәрес балаларга җәйнең матурлыгын һәм табигатьнең байлыгын тоярга, җәйге мизгелләрне истә калдыру өчен искиткеч мөмкинлек булды. Кыскасы, лагерьның беренче көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Китапханә буйлап экскурсия үткәндә китапханәче аларны китаплар, аларның урнашу тәртибе, каталог, вакытлы матбугат исемлеге белән таныштырды. Шулай ук Балалар районыбыздан чыккан танылган язучылар, галимнәр, җырчылар, артистлар һәм башка күренекле шәхесләр турында белделәр.
Коррупциягә каршы көрәш — бу барыбызның да бурычы. Безнең җәмгыятьтә гаделлек, ачыклык һәм җаваплылык принципларын ныгыту өчен актив катнашу мөһим. Бу, үз чиратында, коррупцияне киметүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.
31 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә коррупция, ришвәтчелек темасына багышланган “Стоп, коррупция!” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын чагылдырылган Гогольның «Ревизор», «Мертвые души», Островскийның «Гроза. Бесприданница», Достоевскийның «Преступление и наказание» һ. б. әсәрләре урын алды.
Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! 24 июль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчесе саф һавада "Китап белән бергә кояшлы җәйгә" дип исемләнгән әдәби уку үткәрде. Әлеге чарада балалар үзләренең яраткан китапларын бик теләп укыдылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.
Кеше табигатьнең үсемлекләр дөньясы белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кайчакта үсемлекләрнең үзләрендә ничә сер саклавы уйланылмый да. Ә бит иң кечкенә үсемлектә дә кеше авыруларын дәваларга ярдәм итүче зур көч яшеренгән.
25 июльдән 31 июльгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә күренекле якташыбыз, СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 86 ел тулуга багышланган “Кабатланмас шәхес” исемле күргәзмә эшли.
"Милли уеннар – тәрбия чарасы" дип аталган әлеге чара балаларны халкыбызның бай мирасы белән таныштыру, аларда милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Китап укучыларда әлеге “чиргә” карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату, намуслылык һәм тәртиплелек тәрбияләү, хокукый аңны үстерү максатыннан Иске Жөри авылы китапханәсендә “Коррупция ул - бозыклык, намуслы булып яшик!” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Катнашучылар "Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?", коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштык. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, тарих, коррупция төрләре, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды. Нәтиҗәдә барысы да коррупция – икътисадый үсешкә каршылык, һәм аның белән көрәшү өчен, барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.