Кеше табигатьнең үсемлекләр дөньясы белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кайчакта үсемлекләрнең үзләрендә ничә сер саклавы уйланылмый да. Ә бит иң кечкенә үсемлектә дә кеше авыруларын дәваларга ярдәм итүче зур көч яшеренгән.
25 июльдән 31 июльгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә күренекле якташыбыз, СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 86 ел тулуга багышланган “Кабатланмас шәхес” исемле күргәзмә эшли.
"Милли уеннар – тәрбия чарасы" дип аталган әлеге чара балаларны халкыбызның бай мирасы белән таныштыру, аларда милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Китап укучыларда әлеге “чиргә” карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату, намуслылык һәм тәртиплелек тәрбияләү, хокукый аңны үстерү максатыннан Иске Жөри авылы китапханәсендә “Коррупция ул - бозыклык, намуслы булып яшик!” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Катнашучылар "Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?", коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштык. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, тарих, коррупция төрләре, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды. Нәтиҗәдә барысы да коррупция – икътисадый үсешкә каршылык, һәм аның белән көрәшү өчен, барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Безнең тынычлык өчен үзенең гомерен биргән каһарман Рәзилнең истәлеген мәңгеләштерү максатында оештырылган бу чарада 13 яшькәчә балалар үзара көч сынашты. Жюри әгъзалары гадел хөкемдарлар булып, җиңүчеләрне билгеләделәр. Җиңүчеләр грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук барлык катнашучыларга бүләкләр бирелде.
Җылы, йомшак свитер, бияләй-носки, киезләр бәйләү, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки, бәйләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да. Безнең әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкларын шунда ук яшь җилкәнчек белән теләп уртаклашканнар. Аулак өйләр үзенә күрә кул эше – тегү, чигү, бәйләү мәктәбе булып торган. Хәзер аулак өйләр заманы сирәгәеп бара, ләкин Олы Мишә авыл китапханәсендә бәйләү серләренә төшенү максатыннан чаралар үткәреп тора. Балалар әлеге чараларда бик теләп катнашалар.
Китапханәче чарага килгән балаларга табигать күренешләре турында, җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйләде. Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр әйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау- ул һәркемнең изге бурычы дигән нәтиҗә ясадылар.
18 июль көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында һәм фольклор көненә багышланган «Мәкаль юкка гына әйтелми» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында яшьләр гасырлар аша сәяхәткә чыктылар һәм төрле халыкларның йолалары, Россиядәге иске рус фольклоры белән таныштылар. Алга бару өчен катнашучылар рус халкының халык авыз иҗаты белән бәйле берничә интеллектуаль һәм иҗади сынаулар уздылар. Мәгълүматны ныгыту өчен, 4 раундтан торган уен үткәрелде: «Мәкальне төгәллә», «Мәкаль җый», «Сүзнең нинди предмет турында барганын бел», «Мәкальнең мәгънәсен аңлат». Уен барышында балалар үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
14 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында ашлык сугу комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык сугу комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте, шулай ук хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
18 июль көнне Теләче муниципаль районынын ҖЧҖ «Теләче Август» оешмасында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә Узйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.