ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бу көлү, елмаю һәм чын мәгънәсендә яхшы кәеф. Ә тагын җәй – матур әдәбият белән танышу өчен уңайлы! Буш вакытның күп булуы ничек шәп бит, чөнки яныңда сиңа бөек сәяхәтче булырга ярдәм итүче, китап геройлары белән аралашу шатлыгы бүләк итүче һәм сине гаҗәеп маҗаралар, фантазияләр, иллюзияләр һәм романтика дөньясына алып китүче кызыклы китаплар бар.

Китапханәче балалар белән «Дустың булса хәрәкәт яшәрсең гел сәламәт» дип исемләнгән күңелле уеннар уздырды.  Балалар ике  төркемгә бүленеп футбол уйнадылар,  туп, кыршау , скалкалкалар белән төрле ярышларда катнаштылар. Ахырдан балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, шигырьләрне кычкырып укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар.Әлеге  очрашу балаларга бик ошады.


14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Әлеге чара яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру һәм хокукый белемнәрне арттыру максатыннан оештырылды. Коррупция хокук бозуларының реаль мисалларын һәм аларның җәмгыять өчен нәтиҗәләрен тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелде. Яшүсмерләр дискуссиядә актив катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм сораулар бирделәр. Тематик әңгәмә яшь буынның коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә зур кызыксынуын күрсәтте.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.

11 июль көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә — ул бәхет йорты» дип исемләнгән чара оештырды. Бергәләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искә төшердек, аның традицияләре һәм символлары белән таныштык. Матур кичәбез гаилә турындагы музыкаль номерлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Чарада 30, 40 ел бергә яшәгән гаиләләр дә катнашты. Очрашу бик җылы атмосферада узды һәм барлык катнашучыларда да күңел күтәренкелеге, якты уңай хис-кичерешләр калдырды.

          10 июль көнне Теләче муниципаль районы «Ахметова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

          Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.


11
июль, 2025 ел
җомга

11 июльдә спорт паркында «Татарстанда җәй» акциясе кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бадминтон буенча Турнир узды. Балалар уеннан уңай хис-кичерешләр алдылар. Һәм ахырда катнашучыларның һәркайсы татлы бүләкләр алды.

Ләкин безнең укучылар бу вакытта да китапханә турында онытмыйлар һәм буш вакытларын безнең белән үткәрәләр. 10 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе клуб хезмәткәре белән берлектә балалар өчен «Ачык һавада укыйбыз» дигән әдәби беседка оештырды. Балалар саф һавада китап-журналларны рәхәтләнеп карадылар, викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр, күңелле һәм гыйбрәтле әкият геройлары – хайваннар турында фикер алыштылар. Ачык һавада уку күңелле, файдалы һәм кызыклы гына түгел, уңайлы да.


10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

9 июль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" исемле җәйге уку программасы эшләде.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.

Аның барышында китапханәче төрле халыкларның иҗаты, бәйрәмнәре һәм йолалары, иске татар фольклоры, аларның халык телендә барлыкка килү тарихы һәм татар теле турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар мәкальләр һәм әйтемнәрнең сөйләмне якты, бай һәм сәнгатьле итүен, аларның сөйләм теле белән аерылгысыз бәйләнештә булуын белделәр.  Мәкальләр һәм әйтемнәр ярдәмендә кешеләргә характеристика биреп, төрле хәлләрне: байлык һәм ярлылык, шатлык һәм кайгы, эссе һәм суыкны ничек тасвирлап була икәнлегенә төшенделәр. Белемнәрне ныгыту өчен дүрт турдан ("Мәкальне тәмамла", "Мәкальне җый", "Нинди предмет турында сүз бара икәнен тап", "Мәкальнең мәгънәсен аңлат") торган әдәби уен оештырылды.

9 июль көнне  "Пушкин картасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән  “Татарский орнамент” дип исемләнгән мастер класс үткәрделәр.
Фетрдан ясалган  бизәкләр көндәлек һәм бәйрәм киемнәрен камилләштерә ала, образларга яктылык бирә.
Мастер-класста катнашучылар татар милли орнаментының үзенчәлекләре белән таныштылар, аның әһәмиятен ачтылар. Чара барышында балаларга татар халык декоратив-кулланма сәнгате белән танышу өчен «Татар халкының милли үрнәкләре» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International