Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.
Казаклар авыл китапханәсендә «Чикләр белмәс әкият» дип исемләнгән видео – сәгать үтте. Китап укучылар серле әкиятләр дөньясына сәяхәт итте. Алар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерләр, әкиятләрне рәсемнән танып, геройларының исемнәрен әйттеләр. Шулай ук балалар яраткан әкиятләрен видеодан карадылар.
8 июль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә китапханәчеләр «Юл хәрәкәте иминлеге» ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән бергә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара оештырдылар. Бәйрәм кысаларында уеннар, әңгәмәләр һәм ата-аналар һәм балалар белән «Куркынычсызлык ромашкасы» ясау буенча мастер-класслар үткәрелде.
Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Гаилә – балалар күзлегеннән” исемле темага укучылар арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез!
Ул әсәрләрен 1975 елдан бастыра башлый, ә 1980 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. Беренче китабы 1981 елда чыга. Үз иҗатында ул гади кешене күрергә, аның шатлыклары һәм кайгылары турында сөйләргә, сәләтле күзәтүче автор буларак чыгыш ясый. Күпчелек әсәрләре хезмәт кешеләренә багышлана. Ул татар фольклоры, сатирасы, ирониясе белән оста эш итә, шулай ук, телевидениедә юмористик тапшырулар авторы буларак чыгыш ясый. Күкчә авыл китапханәсендә “Камил Кәримов-күренекле язучы” дип исемләнгән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга язучының иҗаты турында сөйләде һәм биографиясе белән таныштырды. Язучының юбилеена багышланган чара бик кызыклы булды.
Бу гаилә проблемалары турында уйланырга, яраткан китапларын яңадан укырга, үз әсәрләрендә гаилә темасына кагылышлы яңа авторлар ачарга тагын бер сәбәп. Бу тема рус һәм чит ил авторларының күп кенә әдәби әсәрләрендә чагылыш тапты. Һәр язучының иҗатында диярлек гаилә мөнәсәбәтләре проблемалары карала. Укучылар өчен гаилә һәм тәрбия темасына кагылышлы әдәби әсәрләргә мәгълүмати күзәтү ясалды.
8 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гаиләне берләштерергә китаплар зирәклеге ярдәм итәчәк» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда бәхетле гаилә тормышының серләрен ачучы китаплар: йортны алып бару, гаилә бюджеты төзү, гаилә учагы булдыру, гаиләдә дөрес аралашу һәм үз – үзеңне тоту өчен файдалы киңәшләр, шулай ук гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә белән танышканнан соң, әкият геройларының гаилә әгъзалары турындагы викторина сорауларына җавап бирергә мөмкин иде. Ата-аналар өчен «Мин һәм минем балам» һәм «Сез нинди ата-ана?» дигән тест тәкдим ителде. Ата-аналарның күбесенең үз балаларының өстенлекләрен белүе сөендерә. Күп китап укучы гаиләләргә китапханәче «Яхшы көн рецепты» тәкъдим итте.
8 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә ел саен билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Гаилә — бәхет учагы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә гаилә темасына зур урын бирүче периодик басмалар, Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре, гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны тәрбияләү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләре, гыйбрәтле язмалар тәкъдим ителде.
7 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта кояшта җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн гаиләнең бәхете, тугрылыгының тормышка ашуында чагыла. 7 июль көнне шушы көн унаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе китап укучы балалар белән «Гаилә - ул җылы учак» дип аталган әңгәмә үткәрде.
Балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, иң актив балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Балалар аркан тартыштылар, капчык киеп, чаңгыда киез итек киеп йөгерделәр, «Табактагы алма» уенында уйнадылар, бәйрәмдә тагын бик күп уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Барлык кунак малайлар ,кызларны туңдырма һәм табигый сок белән сыйладылар. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның бердәм эше балалар Сабантуй бәйрәменең кунелле дәрәҗәдә үтүенә ярдәм итте.