ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Кояшлы җәйге көнне балалар төрле уеннарда катнашып, күңелләрен ачтылар. Алар арасында "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Колакка колак", "Очты, очты", "Чүлмәк вату" кебек татар халык уеннары да бар иде! Шулай ук "Балык тоту" уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр.

Әлеге дәреснең максаты  укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү иде. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.


6
июль, 2025 ел
якшәмбе

           2025 елның 4 июлендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2025 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

Китапханәчеләрнең җәйге чорда төп бурычы - каникул вакытында балаларны мөмкин кадәр күбрәк китапханә чараларына тарту, эчтәлекле ял белән тәэмин итү, аларның белемнәрен киңәйтү, аралашырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү. 4 июль көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә «Җәйнең матур көнендә табигать кочагына яраткан китаплар белән» дип исемләнгән библиопикник оештырды. Тик бу пикник гади генә түгел, ә библиопикник. Шуңа күрә балалар үзләре белән табигатькә яраткан китапларын алдылар, китапларга булган тәэсирләре белән уртаклаштылар, әдәби викторинада катнаштылар, кызыклы, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Чара башында китапханәче террорчылыкның күпсанлы кеше корбаннары китерә торган заманның иң куркыныч күренешләре исәбенә керүе турында сөйләде. Террорчылык актлары кешелекне юк итүгә юнәлдерелгән. Башка милләт яки расага түземсезлек экстремизмга, расизмга һәм сугышка китерә. Әңгәмә барышында балалар шулай ук җәмәгать урыннарында һәм транспортта террорчылык һөҗүмнәре вакытында үзләрен ничек якларга икәнен белделәр. Чарада катнашучылар белән бергә безнең илдә террорчылар кулыннан һәлак булганнарны искә алдылар. Чара ахырында һәр катнашучы дөньяда экстремистик идеяләр таралуга ничек юл куймаска икәнлеге турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Елдан-ел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең актуальлеге арта бара. 6 нчы июль көнне Баландыш авыл китапханәсендә “Барсы да гаиләдән башлана” дип исемләнгән әдәби-уен программасы оештырылды. Балалар гаилә темасы буенча викторина сорауларына җавап таптылар һәм бәйрәм символы булган  ромашка чәчәгеннән йөрәк  ясадылар.

Безнең йөрәкләребез һәрвакыт  наз һәм мәхәббәт белән тулып торсын, тормышыбызга  изгелек һәм яхшылык кына  килсен!

Викторина логик фикерләүне, хәтер, игътибарны яхшырта. Уен берничә турдан торды: «Мәкаль белән табышмак», «Мәкальләр җый», «Разминка», «Мәкальне дәвам ит», «Кем күбрәк белә». Әлеге чарада балалар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәтә алдылар.

Китапханәче балаларны  якташ язучыларыбыз  Д.Гайнетдинова,   Ф.Хөсни, Р.Низами, Н.Хәсәнов,  С.Зыялы иҗатлары белән таныштырды,  әсәрләренә күзәтү ясады.  Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар.


5
июль, 2025 ел
шимбә

Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында  "Уйнап күңел ачабыз!" дигән исем астында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләргә бик күңелле чара үткәрделәр. Җәйге көнне балалар төрле уеннарда катнашып, күңелләрен ачтылар. Алар арасында "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Колакка колак", "Очты, очты", "Чүлмәк вату" кебек татар халык уеннары да бар иде! Шулай ук "Балык тоту" уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр.


2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Чара барышында «Китап Айболиты» мастер-классы да үткәрелде. Китапханәче балаларга китап чыгаруда нинди зур хезмәт куелуы турында сөйләде, китап укучыларны кабат сөендерсен өчен, китапчыкларны ничек «дәваларга» кирәклеген күрсәтте. Балалар таушалган битләрне  төзәттеләр, карандаш тамгаларын бетергеч белән бетерделәр, скотч белән ертылган битләрне ябыштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International