ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге чараның максаты - яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы тору бөтен җәмгыятьнең һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнен аңлау. Чара барышында балалар барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган бу катлаулы күренеш турында, коррупциянең Дәүләт төзелешен какшатуы һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә икътисадый үсешен туктатуы турында белделәр. Йомгаклап, балаларга «Коррупциягә каршы тору турында» Россия Федерациясе Федераль законының кайбер маддәләре укылды.

Ана мәхәббәте балага яшәү көче, тормыш мәгънәсе өсти, аңа канатлар куя, батырлыкка илһамландыра. Әдәбиятта ана образы-мәңгелек тема. Күп кенә язучылар үзләренең иҗатларына илхам чыганагы буларак балачак, туган нигез, әни турындагы истәлекләрне кулланалар. Язның гүзәл Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Алан авылы китапханәсендә «2026 елның юбиляр язучылары әсәрләрендә әни образы» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Ана образын тулысынча ачып бирергә ярдәм итү максатыннан төзелгән «Әни образын данлаучы китаплар» дип исемләнгән күргәзмә турында сөйләде. Бу көнне Г. Тукай һәм М. Җәлил әсәрләреннән әниләргә багышланган шигырьләр, өзекләр яңгырады.

Әлеге бәйрәм Рамазан аена туры килгәнлектән Олы Мишә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Рамазан ае барышында мондый чаралар кешеләргә бергә җыелырга, күңелле һәм саваплы гамәлләр белән вакыт уздырырга мөмкинлек бирә. Барлык мәдәни чараларда актив катнашучы апаларыбызны котлау өчен авыл җирлеге башлыгы Ф.Б. Замалетдиновның килүе хезмәтебезгә карата ихтирам, кайгыртуы бигрәк сөендерде.  Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, барлык кешегә дә күңел тынычлыгы белән яшәү насыйп булсын.

7 нче март көнне Баландыш авылы  китапханәсендә якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ни хәлең бар, солдат әнисе?» исеме астында җылы очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәгә бүгенге көндә уллары хәрби хезмәттә һәм махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең әниләре чакырылды. Бәйрәм уңаеннан әниләргә котлау сүзләре яңгырады, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте.


7
март, 2026 ел
шимбә

Әлеге изге бәйрәм Рамазан аена туры килү сәбәпле, 5 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл клубында ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Рамазан ае дәвамында шундый изге һәм саваплы эшләргә алынып, уй-фикерләрен ихласлык һәм итагатьлек белән тормышка ашырган барлык кешеләргә, табын әзерләүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә һәркемгә күңел тынычлыгы, иминлек һәм бәрәкәт белән матур тормыш насыйп итсен!

4 март көнне «Киләчәк» яшьләр үзәгендә медиация хезмәте җитәкчеләре өчен «Яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалауда торгызу алымнары техникасы»темасына практикага юнәлтелгән семинар узды. Чыгыш ясаучылар-Психология-Педагогика хезмәте педагог-психологы Сәләхиева Г.Р. һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Самарина А.К. булды. Семинарның лекция өлешендә катнашучылар мәктәп медиациясенең ничек эшләвен, нинди документлар кирәклеген, татулашу хезмәтеннән нәрсә белән аерылуын һәм мәктәпләр конфликтлы ситуацияләрдә медиаторларның эшен ничек оештырулары белән таныштылар.

Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген аңлату максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.

5 март көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «8 март - могҗизалы көн» дип исемләнгән чара узды. Балалар әниләргә һәм әбиләргә багышланган шигырьләр укыдылар, «Әниемә бүләк», «Чәчәкне тап» викторинасында катнаштылар, әниләр турында булган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр.

Балалар үзләренең яраткан әбиләре турында да шатланып һәм зур җылылык белән сөйләделәр. Әлеге искиткеч матур язгы бәйрәмдә без кайгыртучанлык, мәхәббәт һәм игелек бүләк итүче гүзәл хатын - кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.


6
март, 2026 ел
җомга

Нәрсә соң ул — туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән саф һава, тирә-ягыңдагы кошларның моңлы сайравы, җылы кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм һәм, әлбәттә, ачык йөзле, сабыр, мәрхәмәтле кешеләр — синең халкың. Кеше кайда гына булмасын, нинди гүзәл җирләрдә яшәсә дә, йөрәге һәрвакыт үзенең туган ягына тартыла. 4 март көнне туган якның никадәр кадерле икәнен аңлату максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре шигырь уку кичәсе оештырдылар. “Газиз дә син, кадерле дә, минем Туган җирем!” дип исемләнгән бу чара районыбызның оешуга 35 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Яшьләребез якташ язучыларыбыз иҗат иткән шигырьләрен укып, туган якка, туган авылга һәм туган җиргә булган мәхәббәт хисләрен яңарттылар. Әлеге кичә йөрәкләрдә туган җиргә карата ихтирам һәм горурлык хисләре уятты, милләтебезнең рухи байлыгын тагын бер кат искә төшерде.

Спортка кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Һәм «Нәниләр чаңгы юлы» моңа дәлил. Стартка чаңгы узышларында җиңүчеләр исеме өчен көрәшкән иң көчле, җитез һәм чыдамлылар чыга.  Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан 3 нче урынны Шакирова Айсылу һәм Шакиров Әмирхан, 4 нче урынны Хафизов Азамат алдылар. Бу көнне балалар көттеләр һәм аңа әзерләнделәр, аларның тырышлыклары яхшы нәтиҗәләр, җанатарларның сокланып кычкырулары, ата-аналарның, педагогларның ярдәм итүе белән акланды. Барыгызга да рәхмәт! Яшь чаңгычыларыбызга яңа җиңүләр телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International