ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2026 ел
җомга

4 март көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә экологик белемнәрне үстерү һәм экологик культураны формалаштыру максатыннан «Табигать дөньясына китап аша» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар Җир планетасының экологик проблемалары белән танышып, табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш кирәклеген аңладылар. Алар киләчәк буыннар өчен табигатьнең гүзәллеген саклап калу өчен аңа ярдәм кулы сузарга кирәклегенә төшенделәр. Чара ахырында балалар табигатькә багышланган шигырьләр укып, әлеге эшнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыкладылар.

Әлеге чарага “Халык җәүһәрләре” клубы әгъзалары чакырулы иде. Шулай ук китапханәдә “Рамазан – нурлы ай, мең савапка тулы ай!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, бәетләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады. Изге Рамазан ае күңелләребезне сафлык белән тулыландырсын, тәнебезгә сихәтлек бирсен, тормышыбызга бәрәкәт, муллык алып килсен, шәфкатьлелекне, изгелекне һәм яхшылыкны арттырсын!

Ул иң сөйкемле һәм иң назлы, иң яраткан һәм иң якын әниләргә һәм гомүмән хатын-кызларга багышлана. Бу көнне барлык елмаюлар, җырлар, шигырьләр, биюләр гүзәл хатыннарга багышлана: әниләргә, кызларга, һәм әбиләргә!  Бүген икенче кече һәм  мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм иртәләре узды!  Балаларның бәйрәмдә чыгыш ясавы-әниләргә үз балаларыннан иң яхшы бүләк. Балалар матур, матур җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Бәйрәм күңелле, кызыклы һәм шатлыклы булды! Балаларның котлауларына безнең мәктәпкәчә учреждение коллективы да кушыла һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз!

 

8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, 4 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Яраткан әниләребез өчен открытка» дигән мастер-класс уздырылды. Әни- безнең тормышыбызда иң мөһим кеше һәм иң якын дус, авыр минутларда без аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез һәм һәрвакыт һәрнәрсә дә таяна алабыз! Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк!

Нурислам Хәсәнов — китап тышлыгындагы гади исем генә түгел, ә татар әдәбиятында тулы бер чорның символы. Аның әсәрләре кеше күңелен тирән аңлау, ихласлык һәм нечкә юмор белән сугарылган, күп буын укучыларының йөрәкләрендә җылы яңгыраш тапты. 3 март көнне Казаклар авылв китапханәсендә «Каләме саф корычтан» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, анда язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында әңгәмә барды, әсәрләреннән өзекләр укылды.

3 март көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә укучылар белән татар язучысы Нурислам Хәсәновның 85 еллыгына багышланган «Туган якның моңлы җырчысы» исемле әңгәмә үткәрелде. Нурислам Хәсәнов-китап тышлыгындагы исем генә түгел, татар әдәбиятында тулы бер чор. Аның кеше күңелен тирән аңлау, ихласлык һәм нечкә юмор белән сугарылган әсәрләре күп буын укучыларының йөрәкләрендә яңгыраш тапты. Ул иң мөһим темалар — мәхәббәт, дуслык, бурыч, гади кешеләрнең авыр язмышлары, туган җирнең гүзәллеге турында шундый итеп сөйли белә иде ки, һәр сүз күңелгә ятып уйланырга һәм хис итәргә мәҗбүр итә иде. Чара ахырында катнашучылар язучының тормышка булган мәхәббәтен һәм кешелеккә карата ихтирамын чагылдырган хикәяләре турында җылы һәм эчтәлекле фикер алышу үткәрделәр.

Казаклар авылы китапханәсе, авыл клубы һәм Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты белән берлектә “Заман афәтләреннән ерак бул” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада наркотиклар куллануның зыяны, наркотик матдәләргә тартылу юллары, шулай ук наркомания белән җинаятьчелек арасындагы катлаулы бәйләнеш турында җентекләп сөйләнде. Яшүсмерләргә наркоманиянең үлемгә китерүче куркыныч авыру булуы һәм бүгенге көндә аның нәтиҗәле дәвалау ысулларының әле дә җитәрлек булмавы турында аңлатылды. Чара ахырында “Яман белән юлдаш булма” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалып, катнашучыларга тагын да тирәнрәк мәгълүмат бирелде. Бу очрашу яшьләр күңелендә тәрбияви һәм кисәтү чарасы булып истә калды.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен дә күздә тотып,  китапханәдә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар белән берлектә күркәм очрашу уздырды. Әлеге  чарада районыбыз эшмәкәре Айназ Фатхуллин да катнашты.  Ул  ислам тарихы, мөселман традидицияләре, Аллаһы Тәгалә каршында башкарган бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук әхлак, рухи чистарыну, мөселман тәгълиматларын һәм традицион кыйммәтләрне дөрес аңлау мәсьәләләрен дә күтәрде. Шулай ук мөселманнарны тормышта игелек һәм матурлыкны күбрәк күрергә, булганнарыннан канәгать булып яшәргә чакырды. Күркәм очрашу катнашучыларның күңелләренә тирән тәэсир итте һәм рухи байлык өстәде.

Безнең футболчылар-Идел буе федераль округы чемпионнары! 2026 елның 1 мартыннан 3 мартына кадәр Түбән Новгородта Теләче урта мәктәбе укучылары, балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчеләр: Абдуллин Самир, Әхмәтвәлиев Адель, Ибраһимов Илназ, Зәкиев Илмир, Мөхәммәтшин Ралиф, Мортазин Камил (капкачы), Муликов Данияр, Хәбибрахманов Азат, Шәрәфиев Азат, Бәйрәмов Таһир, Сәлахов Инсаф, өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы һәм физкультура укытучысы Сәлахиев Булат Ринат улы җитәкчелегендә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Күн туп-мәктәп футбол лигасы» мәктәп футбол лигасының төбәкара этабында катнаштылар һәм җиңү яуладылар.


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Язның беренче нурлары безнең бакчага наз, шатлык һәм илһам бирде.Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан Теләче 3 нче  номерлы балалар бакчасында 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары башланды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International