ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

12 март көнне Теләче урта мәктәбе «Физика-математик алгарыш» масштаблы проектын тормышка ашыруга багышланган республика семинары мәйданчыгы булды.

13 мартта, «Киләчәк» яшьләр үзәгендәге балалар иҗат үзәге хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Теләче районы төзелүгә 35 ел тулуга багышланган «Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат конкурс – фестиваленең сайлап алу турын уздырды. Чара «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә уза. Сайлап алу турында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 400 гә якын бала катнашты, алар үз сәләтләрен төрле юнәлешләрдә күрсәтә алдылар. Конкурсантлар 7 номинациядә көч сынаштылар, һәм иң яхшы чыгыш ясаучылар фестивальнең Гала-концертында катнашачаклар.

18 март көнне, без илебездә Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге дата уңаеннан 15 март көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Россия һәм Кырым – без бергә!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучыларга Кырымның тарихы, истәлекле урыннары, мәдәнияте, казанышлары хакында аңлатылды. Шулай ук китап укучылар өчен күргәзмә әзерләнде, анда алар Кырым тарихы турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алдылар.

Ул төрле буын вәкилләрен, төрле милләт кешеләрен, төрле караштагы шәхесләрне берләштерә ала. Без бер китапны укыганда, бер үк хисләр кичерәбез, бер үк сорауларга җавап эзлибез. Кычкырып уку – бу бары тик мәгълүмат тапшыру гына түгел. Бу – күңел җылысын, игътибарны һәм вакытны бүләк итү. Кечкенә чакта әти-әниләребез, яки әби-бабаларыбыз безгә әкиятләр укыган минутларны искә төшерик. Ул вакытта без үзебезне иң имин, иң якын кешеләр уратып алган хәлдә хис итә идек. Китап – ул вакыт машинасы, ул сихри көзге. Ул безне үткәнгә алып кайта, киләчәккә юл күрсәтә. Ә иң мөһиме – ул безне гел бергә, бербөтен итә. Шул уңайдан 15 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан “Китап безне бербөтен итә” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Чара барышында катнашучылар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар, аның сәбәпләре, төрләре һәм формалары турында мәгълүмат алдылар. Яшьләрнең төп бурычы — коррупциянең төрләрен билгеләү булды. Алар ришвәт бирү, ришвәт алу, янап куркыту кебек гамәлләрне аерып чыгардылар һәм бу төр җинаятьләр өчен нинди җәза каралганын өйрәнделәр. Шулай ук коррупциягә бәйле җинаять җаваплылыгына кемнәрнең җәлеп ителергә мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар коррупциянең чын куркыныч икәнлеген аңлап, аңа тискәре мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә төшенделәр. Моннан тыш, «Стоп коррупция!» дигән темага күргәзмә дә куелды, ул катнашучыларда коррупциягә каршы тору хисен тагын да ныгытты.


13
март, 2026 ел
җомга

Алар яшүсмерләргә наркомания – үлемгә китерүче куркыныч авыру, аны дәвалау авыр һәм бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле методлары юк, дип сөйләделәр. Акциядә катнашучылар наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы буклетлар алдылар. Тормыш бик тиз чаба, көн саен ниндидер яңа һәм гадәти булмаган хәлләр булып тора. Шуны истә тотарга кирәк, ул кешегә бер генә тапкыр бирелә, һәм аны дөрес яшәргә кирәк. Акцияне үткәрүчеләр мондый чаралар яшьләрне һәм өлкәннәрне үзләренең сәламәтлекләре һәм киләчәкләре турында уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнә.


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 11 мартында Теләче урта мәктәбе базасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара кунакханә менеджменты һәм туризм институты укытучылары белән берлектә «Җиңү»-бөек сүз» дип исемләнгән I Республика фәнни - гамәли конференциясе үткәрелде.

10 март көнне язучыга 85 яшь тулу уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Янып яшә һәм иҗат ит” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Әлеге чарада берләшмәгә йөрүче укучылар актив катнашты. Аларны Фоат Садриевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Соңыннан язучының “Тургай” исемле китабыннан хикәяләр укылып, катнашучыларга зур рухи азык бирде.

8 март -Халыкара хатын-кызлар көне һәм изге Рамазан ае уңаеннан, 5 нче март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, авыл җирлеге  белән берлектә «Озакламам, әнкәй кайтырмын мин»  дип исемләнгән очрашу кичәсе-ифтар мәҗлесе уздырды. Очрашуга уллары армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әниләре, Әфган, Чечен сугышларында катнашып, лаеклы хезмәт итеп кайткан авылдашларыбызның әниләре, бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган, илебез тынычлыгы өчен көрәшкән батыр йөрәкле егетләр үстергән әниләр һәм егетләрнең зур ихтирамга лаек тормыш иптәшләре чакырылды.

12 март көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Без – Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби викторина уздырдылар. Чара барышында балаларның шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән яхшы таныш булулары аеруча куанычлы булды. Китапханәчеләр  укучыларга Г.Тукайның "Милли моңнар", "Туган җиремә" кебек шигырьләрен  кычкырып укып күрсәттеләр. Иң мөһиме, бу көнне һәр бала китапларны яздырып алды һәм туган телнең байлыгын тирәнтен аңлап, аны өйрәнүгә тагын да ныграк омтылыш белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International